+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
16 март 2024, 12:45

Сайлаулар – әһәмиятле фактор

Әлеге Президент сайлаулары безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә зур кызыксыну уяткан. Бу хакта бүген Уфадагы Иҗтимагый матбугат үзәгендәге брифингта сәяси фәннәр кандидаты, Уфа нефть техник университеты доценты Артур Сөләйманов белдерде.  

Сайлаулар – әһәмиятле факторСайлаулар – әһәмиятле фактор
Сайлаулар – әһәмиятле фактор


Спикер билгеләвенчә, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре дә, Көнбатыш та сайлауларны игътибар белән күзәтә. Әле үткән елның октябрендә үк бу җәһәттән Көнбатыш тарафыннан дус булмаган мөнәсәбәт күзәтелгән.

“Шуңа күрә Көнбатыш белән ниндидер конструктив диалог турында сөйләү мөмкин дә булмады. Шулай да аннан күзәтүчеләр булмавы Русиягә начарлык китерми”, - диде Артур Сөләйманов.

Ул билгеләгәнчә, әле сайлауларны 102 дәүләттән халыкара күзәтүчеләр төркеме контрольдә тота. Бу илләрнең позициясе позитив. Шул исәптән Казахстан, Кыргызстан һәм башка илләр.

“Сайлаулар – әһәмиятле сәяси фактор. Ул - илебезнең алдагы алты елда үтәчәк юлы”, - дип ассызыклады Артур Сөләйманов.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас