+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 март , 10:31

Алардан берни яшереп булмый

Башкаладагы "Русия Президентын сайлау-2024" җәмәгать матбугат сайлау үзәге белән туры эфирда бәйләнешкә әлеге вакытта районнарда эшләгән күзәтүче блогерлар чыкты.

Алардан берни яшереп булмый
Алардан берни яшереп булмый

Ольга Воронина 293нче сайлау участогыннан җәмәгать матбугат үзәгеннән элемтәгә чыкты, ул - 106нчы лицейның урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.

- Кәеф күтәренке, кешеләр бик яхшы тавыш бирә – участокта 1907 кеше теркәлгән, кичә участок ябылу вакытына 1339 кеше тавыш биргән инде, - дип сөйләде Ольга Валентиновна.

Тавыш бирүнең соңгы көнендә иртән участокта кеше күп түгел, әмма бу кешеләрнең әлегә ял итүе белән бәйле. Аларны тавыш бирүдә 20 сәгатькә кадәр көтәчәкләр.

Участокта яхшы атмосфера булдырырга тырышалар, музыка яңгырый, һәркемнең кәефе күтәренке. Май чабу-Масленица, якындагы йортларда яшәүчеләр катнашлыгында спорт ярышлары, иҗади осталык дәресләре күп кешеләрне җәлеп итә.

Күзәтүче участокта беренче тапкыр тавыш бирерүчеләргә истәлекле сувенирлар тапшырыла.

Уфа районының Михайловка авылындагы 3508нче, шулай ук башкаланың Совет районындагы 411нче сайлау участогында күзәтүче блогерлар да сайлауның тыныч шартларда, бәйрәмчә кәеф белән узуын хәбәр итте.

Фото: Башинформ

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: