Марина Долматова төбәктә узган сайлау процессы турында тулырак сөйләде. Спикер сүзләренчә, республикада 18 сәгатькә сайлауда катнашучылар саны 80,6 процент тәшкил итте, 3 миллионнан артык кеше тавыш биргән. Тулырак саннар соңрак билгеле булачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе секретаре билгеләвенчә, тавыш бирү вакытында төбәктә дә төрле провакацияләр булган. Ләкин алар оператив рәвештә хәл ителгән, бюллетеньнәр бозылмаган. Брифингта шулай ук политологлар Сергей Лаврентьев һәм Владимир Савичев катнаштылар.
- Элекке буын вәкилләребез космоска очкан, атом бомбасын уйлап тапкан һәм башка мөһим ачышлар ясаган. Хәзерге яшьләргә дә шундый ук ышанчлы лидерлар һәм вәкилләр кирәк. Шуңа күрә алар сайлауларда актив катнаша, үз киләчәге турында кайгырта, - диде Владимир Савичев.
Спикер халыкны борчыган сорауларның берсенә тукталып китте. Владимир Савичев сүзләренчә, сайлаулардан соң нинди дә булса төрдә мобилизация планлаштырылмый. Аны башкарыр өчен сәбәпләр юк. Шул ук вакытта, политолог ассызыклаганча, безгә каршы чыккан һәрбер ил - җиңеләчәк. Русия армиясе көчле булса да, илебез һәрвакыт проблемаларны сөйләшеп чишү яклы булды һәм булачак.