Илебезнең бәйсезлеге, тыныч тормыш бүген яу кырында яулана. Русия Федерациясе алып барган сәяси курсны алга таба да тормышка ашырыр өчен, илебезне икътисади, сәяси яктан көчле итәр өчен көчле ил башлыгы кирәк. Моны аңлаган һәркем бүген сайлау участогында тавыш бирә. Үз сүзен әйткән миллионнар арасында Нефтекама шәһәреннән СВОдан кайткан Дмитрий Полубояринов та бар.
- Бу хәлиткеч кампаниядән беркем дә читтә калырга тиеш түгел.Чөнки бу - Ватаныбызның язмышы хәл ителгән мөһим вакыйга. Безнең ил тынычлык, тигезлек яклы, бүген без ил башлыгы өчен генә түгел, ә киләчәгебез өчен дә тавыш бирәбез, - ди Дмитрий Полубояринов.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Автор фотосы.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024