Тәтешле районының 2927нче санлы сайлау участогына караган Нияз Рәхимҗанов, Нефтекама шәһәренннән Аделина Гапсәламова һәм Краснокама районының Никольское авыл советыннан Герман Степановны бер нәрсә берләштерә - алар өчесе дә быел беренче тапкыр тавыш бирә.
- Президент сайлауларында беренче тапкыр катнашам. Зур бер эш башкарган кебек. Кулга паспорт алганда шушындый охшаш хисләр кичерелгән иде, әле янә бер тапкыр үзебезнең илнең тулы хокуклы гражданнары икәнебезне тойдык. Моңарчы булган хокукларга тавыш бирү хокукы да өстәлде. Хәтта горурлык та кичердем бу уңайдан. Шулай ук зур җаваплылык та алдым, димәк, бүгеннән алып минем тавышым да мәгънәгә ия, - ди Аделина.
- Бүген без үзебез сайлыйбыз. Кем белә, бәлки, киләчәктә, безне сайларлар, бүген беренче тапкыр тавыш бирүчеләр арасында булачак депутатлар, сәясмәннәр дә бардыр, - ди Нияз.
Яшьләр актив, аларның киләчәккә шундый планнар белән яшәве - шатлыклы.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Автор фотосы.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024