+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 март 2024, 03:20

Башкортстанда Владимир Путинны сайлаучыларның 90,96 проценты хуплады

Башкортстанда, Русия Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматлары буенча, ил Президенты сайлауларында Владимир Путин 90,96 процент тавыш җыйган. Бу, 2018 елның шундый ук сайлауларындагыга караганда, 13 процентка күбрәк. Ул вакытта Владимир Путинны республиканың 77,69 процент сайлаучылары хуплады.

Башкортстанда Владимир Путинны сайлаучыларның 90,96 проценты хупладыБашкортстанда Владимир Путинны сайлаучыларның 90,96 проценты хуплады
Башкортстанда Владимир Путинны сайлаучыларның 90,96 проценты хуплады


КПРФ вәкиле Николай Харитонов өчен республика сайлаучыларының 3,64 проценты тавыш бирде, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий өчен - 2,61, "Яңа кешеләр"дән Владислав Даванков өчен - 1,93 процент.

Фото: bashinform.ru

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас