+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 март , 09:55

Владимир Путин ышанычлы җиңү яулады

Башкортстанда Русия Президентын сайлау оешкан төстә һәм тыныч шартларда үтте.Русия Президенты сайлауларында илебез халкы, һәрвакыттагыча, зур оешканлык күрсәтте. Тавыш бирүнең өченче көне азагына участокка килеп сайлаучылар саны – 77,44, электрон тавыш бирүчеләр саны 94 проценттан артып китте. Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, сайлаучыларның 99,7 процент тавышын санаганнан соң, гамәлдәге Президент Владимир Путин өчен 87,31 процент тавыш бирелгәнлеге ачыкланды, бу – яңа Русия тарихында рекордлы күрсәткеч. КПРФтан Николай Харитонов өчен сайлаучыларның – 4,30, “Яңа кешеләр”дән Владислав Даванковка – 3,83, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий өчен 3,21 проценты тавыш биргән.

Владимир Путин ышанычлы җиңү яулады
Владимир Путин ышанычлы җиңү яулады
17 мартта кичен Владимир Путин үзенең сайлау штабына килде һәм волонтерларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Сайлау участокларына килгән һәм тавыш биргән барлык Русия гражданнарына рәхмәт белдерәсем килә. Илдә власть гәүдәләнеше – Русия халкы. Һәр гражданның тавышыннан халыкның бердәм ихтыяры формалаша. Безнең алда күп бурычлар тора. Һәм без берләшкәндә, безне кем куркытырга яисә басым ясарга теләсә дә, бу беркайчан да: элек тә, хәзер дә барып чыкмады һәм киләчәктә дә барып чыкмаячак. Һәм сайлау нәтиҗәләре – бурычларның хәл ителәчәгенә гарантия, ә максатларга, һичшиксез, ирешелде. Барыгызга да ярдәм һәм ышаныч өчен рәхмәт белдерәсем килә”, – диде Владимир Путин, Русия халкына мөрәҗәгать итеп.

18 мартта сайлау йомгакларына багышланган брифингта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов хәбәр итүенчә, башлангыч мәгълүматларга караганда, республикада сайлаучыларның 83,73 проценты участокларга килгән. Башкортстанда Владимир Путин өчен бирелгән тавышлар саны 90,90 процентны тәшкил иткән. КПРФтан Николай Харитонов өчен сайлаучыларның – 3,69, ЛДПР лидеры Леонид Слуцкийга – 2,72, “Яңа кешеләр”дән Владислав Даванковка 1,88 проценты тавыш биргән.

Башкортстанда Президент сайлауларына килү күрсәткече республика халкының актив сайлау хокукына чираттагы тапкыр бик җитди каравын күрсәтте. Электорат активлыгы һәм участокларда чиратлар – җәмгыятьнең һәм тавыш бирүнең бөтен­халык берләшүенең ачык күрсәткече. Һәр тавыш – ул традицион гаилә кыйммәтләре, иҗат һәм гаделлек, безнең киләчәгебез, көчле Русия өчен.

Русия Президентын сайлауларда тавыш бирү өч көн – 15, 16, 17 мартта узды.

15 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хатыны белән бергә Русия Президенты сайлауларында тавыш бирде. Каринэ һәм Радий Хәбировлар “Башкортостан” дәүләт концерт залында урнашкан 109нчы сайлау участогында тавыш бирде.

“Иң төп бурыч халык тавыш бирә алсын өчен уңайлы шартлар булдыру иде. Бу сайлаулар, чыннан да, хәлиткеч. Без алдагы алты елга илебезнең үсешен билгелибез. Шул ук курс – алга таба хәрәкәт булачак. Кешеләр иртәдән үк сайлау участокларына бара. Сайлаулар лаеклы, тиешле рәвештә узачак дип уйлыйм. Барлык хезмәтләр, барлык сайлау комиссияләре системасы аларны үткәрүгә әзер”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Русия Президенты өчен өч көн тавыш бирү һәр сайлаучыга үз сайлау участогына аның өчен уңайлы вакытта килергә һәм үзенең төп конституцион хокукын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде журналистларга Баш­кортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

“Әлбәттә, Президент бик зур вәкаләтләр тупланмасына ия бул­ганга күрә, бу – безнең ил өчен Конституциядә билгеләнгән төп сайлаулар. Президент эшенең нәтиҗәлелегенә күпчелек дәүләт механизмнарының эшчәнлеге генә түгел, җәмгыятебезнең барлык үсеше бәйле. Без күп өлкәләрдә борылыш мөнәсәбәтләре шартларында торабыз. Бу безнең суверенитет гамәлләрен чикләү өчен бик күп эшләүче коллектив Көнбатыш тормышка ашыра торган һөҗүм белән бәйле. Шуны бил­геләп үтәм: суверенитет Конституция һәм башка документлар белән билгеләнгән бурычларны хәл итүнең нигезе булып тора, шул исәптән Федераль җыелышка Президент Юлламасында бәян ителгән принциплар”, – диде Башкортстан парламенты Рәисе.

Башкортстан Хөкүмәте Премь­ер-министры Андрей Назаров беренчеләрдән булып “Башкортостан” дәүләт концерт залындагы 109нчы сайлау участогына килде һәм сайлады. Соңыннан ул күргәзмәдә булды, анда Башкортстанда җитештерелгән кул эшләнмәләре, товарлар һәм продукция тәкъдим ителде.

Андрей Назаров искәртүенчә, Төп закон белән Русиянең һәр гражданына үзенең ихтыярын белдерү хокукы бирелә, Башкортстан халкына җаваплылыкны үз өстенә алырга һәм якындагы 6 елда ил белән кем идарә итәчәген сайларга кирәк.
– Бүген – тавыш бирүнең беренче көне, мин моны баштан ук эшләргә кирәк дип саныйм. Төрле партияләрдән кандидатлар тәкъ­дим ителгән, һәм бу шулай тиеш. Ил үсеш юлында тора, шул ук вакытта хәл итәргә кирәк булган сынаулар да бар, – диде Премьер-министр.

Русия политологлар җәм­гыятенең башкарма директоры, Ломоносов исемендәге МДУ профессоры Игорь Кузнецов, Башкортстан Русия Президенты сайлауларында активлык буенча илнең үрнәк төбәкләренең берсе, дип бәяләде.

Игорь Кузнецов билгеләп үтүенчә, быелгы сайлау кампаниясе дустанә булмаган илләр ягыннан моңарчы күрелмәгән мәгълүмати басым һәм провокацияләр күз­легеннән уникаль булып тора.

“Бу – бөтен Русия җәмгыяте өчен чын стресс-тест. Күрелмәгән халыкара басым, санкцияләр һәм махсус хәрби операция уздыру шартларында процесс чын сынау булды. Әмма Русиянең сынауларны уңышлы үтәчәгенә шик юк, бу – тотрыклыландыруның мөһим элементы. Бу сәяси чара илнең якындагы 6 елга курсын билгели. Безнең ил янауларны җиңәргә, кешеләрнең сайлау хокукын саклап калырга һәм тормышка ашырырга сәләтле булуын дәлилләде”, – дип ассызыклады ул.

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Евгений Шевченко Башкортстан сайлау сис­темасының югары дәрәҗәдә эш­ләвен билгеләп үтте һәм Президент сайлауларын уздыру буенча башкарылган мөһим эшләр өчен республикага рәхмәт белдерде.

“Без республиканың төрле почмак­ларында йөзләрчә мең кеше­нең үз тавышларын бирүен күрдек. Сайлау тыныч һәм катгый рәвештә закон нигезендә узды. Аерым деструктив элементлар бу процесска комачауларга тырышып карады, ләкин сайлау комис­сияләре әгъзаларының, волон­терларның, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең уяулыгы нәти­җәсендә мондый омтылышлар туктатылды. Бөтен республикада сайлаулар тыныч һәм оешкан төстә узды”, – дип ассызыклады Евгений Шевченко.

Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итүенчә, 129 илдән 1115 халыкара күзәтүче һәм эксперт Президент сайлауларында тавыш бирү барышын күзәткән.

Башкортстанда Австрия, Шри-Ланка, Никарагуа һәм дөньяның башка илләреннән 10 халыкара күзәтүче эшләде.

Халыкара күзәтүчеләр республика территориясендә тавыш бирү барышы турындагы фикерләре белән уртаклашты. Чит ил дәүләт­ләре вәкилләре белән әңгәмә Уфадагы иҗтимагый матбугат үзәгендә узды.

Казахстаннан килгән күзәтүче Сабилә Мостафина сүзләренә караганда, аны эшлекле, әмма шул ук вакытта барлык сайлау участокларында тыныч һәм яхшы шартлар гаҗәпкә калдырган.

Молдова парламенты депутаты һәм социалистлар партиясе әгъзасы Иванна Кексал үзе бул­ган 12 сайлау участогында бернинди хокук бозулар теркәлмәве турында әйтте.
Индонезиянең “Rakyat Merdeka Daily” яңалыклар агент­лыгының баш башкарма мөхәр­рире Картик Сари Башкортстанда булганда хәтта бераз башкорт телен дә өйрәнгән.
Ишембайда Русия Президенты сайлауларына килгән чит ил электораль экспертлары һәм күзә­түчеләре булды. Күзәтүчеләрне – Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе, экспертларны Русиянең Иҗти­магый палатасы чакырган. Моңа кадәр кунаклар Уфада булды, анда алар сайлау участоклары белән танышты.

Ишембайда экспертлар берничә сайлау участогында булды. Журналистлар белән Сербиядән килгән кунак аралашты. Геостратегик тикшеренүләр үзәгенең (Белград) генеральный директоры Драгана Трифкович тыныч һәм бәйрәмчә мохитне билгеләп үтте, участокларда музыка яңгырый, кешеләр яхшы һәм актив тавыш бирә. Драгана Трифкович, Русиядә сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылган һәм шул ук вакытта үтәкүренмәле, ачык, дип ассызыклады.

– Башкортстанда мин беренче тапкыр. Монда матур табигать, архитектура, кешеләр ягымлы, төп үзенчәлек – күпмилләтлелек. Мин башкорт мәдәнияте белән таныштым. Шунысын да билгеләп үтәм: без монда үзебезне өйдәге кебек хис итәбез, – диде ул.

Хәер, сайлау вакытында күңел­сез хәлләр дә булды. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән рес­публиканың берничә участогында да, Президент сайлауларын өзәргә маташучы кешеләр табылган, алар бюллетеньнәр салынган тартмага “зеленка” салды. Вандалларны зарарсызландырдылар, ә аларның гамәлләре җитди нәтиҗәләргә китермәде.
Белгечләр фикеренчә, сайлаулар нәтиҗәләренә Көнбатыш басымы да йогынты ясады. Русия халкын куркытырга тырыштылар, тик безнең ил бөгелергә дә, бирелергә дә риза түгел.

“Беренче чиратта, безне бер­ләштергән өчен Көнбатышка рәхмәт әйтәсем килә. Нәтиҗәдә, безгә хәзер бергә булу никадәр мөһим икәнен аңладык. Безгә никадәр басым ясасалар, шулкадәр күбрәк җавап бирәбез”, – диде Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.

Русия дошманнары Президент сайлауларының абруен никадәр күбрәк төшерергә тырышса, халык сайлау участокларына килү кирәклеген шулкадәр ачыграк аңлады. Көнбатыш капма-каршы нәтиҗәгә иреште: русиялеләрне тавыш бирүдән читләштерү урынына, ул аларны моңарчы күрел­мәгән сәяси активлык күрсәтергә мәҗбүр итте. Сайлаулар безнең ил коллектив Көнбатыш белән каршылык шартларда Русия Президенты Владимир Путинга ышаныч турында үзенә бер төрле бөтен­халык референдумы булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре күр­сәтүенчә, русиялеләр Владимир Путинга тулысынча ышана, аның сәясәтен хуплый һәм ул илне дөрес юнә­лештә алып бара, дип саный.

“Мин көчле, бәйсез һәм ирекле Русия турында хыялландым. Ышанам, бу хыяллар тормышка ашачак!” – диде Владимир Путин, Русия Президентын сайлауларга нә­тиҗә ясап.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: