+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 март 2024, 13:53

Путин Иминлек советы утырышын үткәрәчәк

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырачак.

Путин Иминлек советы утырышын үткәрәчәкПутин Иминлек советы утырышын үткәрәчәк
Путин Иминлек советы утырышын үткәрәчәк

Чара турында дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтте. Кремль хәбәре буенча, Президент чараны эш көне уртасында үткәрергә ниятли.

Совбезның даими әгъзалары арасында - Дмитрий Медведев, ФСБ башлыгы Александр Бортников, Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин, Президент Хакимияте башлыгы Антон Вайно, Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев.

Иминлек советы утырышы көн тәртибендә - шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тормыш өчен мөһим мәнфәгатьләрен эчке һәм тышкы куркынычлардан яклауны тәэмин итү, хәвефсезлекне тәэмин итү буенча бердәм дәүләт сәясәте уздыру мәсьәләләре буенча Президент карарларын әзерләү.

Фото: lenta.ru

#ВладимирПутин

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас