+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 март , 19:20

"Бердәм Русия" политсоветы Башкортстанда сайлауга старт бирде

Бүген, 25 мартта, партиянең Башкортстан төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев рәислегендә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк политсоветы Президиумы утырышы узды.

"Бердәм Русия" политсоветы Башкортстанда сайлауга старт бирде
"Бердәм Русия" политсоветы Башкортстанда сайлауга старт бирде

Анда быел төбәктә алдан тавыш бирүне уздыруга старт бирелде. Башкортстанда муниципаль депутатларны сайлаулар, шулай ук республиканың 54нче округы буенча Дәүләт җыелышына сайлаулар булачак. «Бердәм Русия» партиясеннән 54нче округ буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларда депутатлыкка кандидатуралар күрсәтү буенча алдан тавыш бирүне уздыру турында «Бердәм Русия» төбәк Сәяси советы җитәкчесе Руслан Насретдинов сөйләде.

- Әлеге округ территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар да тавыш бирә алачак. Ә тавыш бирү 20-26 майда махсуслаштырылган сайтта гына электрон форматта узачак. Сайлаучылар 15 апрельдән 24 майга кадәр "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша верификация белән теркәлә алачак. Кандидатларны күрсәтү 25 апрельгә кадәр барачак. Кирәкле документларны алдан тавыш бирү сайты аша электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин, - дип хәбәр итте Руслан Фәнәвис улы.

Көн тәртибендә "Бердәм Русия" партиясеннән кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүне әзерләүгә бәйле оештыру мәсьәләләре каралды. Алар арасында - алдан тавыш бирүне уздыру буенча Оештыру комитеты булдыру, шулай ук аның шәхси составын төзү. Сентябрьдә республикада урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар да узачак. Гомумән алганда, 1600 депутат мандатын алмаштыру буенча 113 сайлау кампаниясе көтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирү планлаштырыла.

- Бүген без Президиум утырышын уздырдык, анда партиянең республика территориясендә уза торган барлык сайлау кампанияләрендә һичшиксез катнашачагын билгеләдек. Без Оештыру комитеты составын, тавыш бирүнең электрон форматта үткәреләчәген, СВОда катнашучыларга кагылачак ташламаларны билгеләдек. Бу кешеләрнең праймеризда катнашуларын теләр идек. Урындагы сайлауларга килгәндә, без урындагы политсоветларга алдан тавыш бирүне уздыру хокукын юлладык, барысы да Устав таләпләре нигезендә узар дип ышанам, - дип ассызыклады “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге секретареның беренче урынбасары, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Фото: «Бердәм Русия» партиясе матбугат хезмәте.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: