+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 март , 10:35

“Ватаныбыз берәү генә!”

Владимир Путин Президент сайлаулары нәтиҗәләре буенча русиялеләргә мөрәҗәгать итте. 21 мартта Русия Үзәк сайлау комиссиясенең утырышы булды, анда Русия Федерациясе Президентын сайлаулар нәтиҗәләре турында йомгаклау протоколына кул куелды.Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр итүенчә, сайлаучылар исемлегенә 113 011 059 кеше кертелгән. Русия Федерациясе Президентын сайлауларда 87 575 075 сайлаучы катнашкан (гомум санның 77,49 проценты). Шуларның 2,6 миллионы – вакытыннан алда, 388 791е – чит илләрдә оештырылган участокларда һәм 7910ы Калининград, Ленинград һәм Псков өлкәләрендәге чик буе сайлау участокларында тавыш биргән.

“Ватаныбыз берәү генә!”
“Ватаныбыз берәү генә!”

Тавыш бирү йомгаклары турында 94 243 протокол мәгълүматларыннан күренүенчә, Владимир Путин өчен 76 миллионнан артык сайлаучы тавыш биргән.
“Русиянең яңа тарихында мондый нәтиҗәләр юк иде әле, һәм бу да легитимлык күрсәткече, – дип билгеләде Элла Памфилова. – 2018 елдан гамәлдәге дәүләт башлыгы өчен үз тавышын бирергә карар кылган сайлаучылар саны 20 миллионга артты! Ул вакытта Владимир Путин өчен 56 426 399 сайлаучы тавыш биргән иде”.


Шул ук көнне гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин Президент сайлаулары нәтиҗәләре буенча русиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.


“Үткән кампания киеренке һәм бик җаваплы булды, чөнки без, нигездә, Русия алга таба барачак юлны, киләчәгебезне үзебез һәм балаларыбыз өчен сайладык. Һәм бу чараның әһәмиятен сайлауларга килгән тавыш бирүчеләрнең абсолют күпчелеге аңлады.


Сайлаулар күрсәткәнчә, Русия бүген – бер зур, тату гаилә. Без сайлаган тарихи юлдан бергә барабыз. Үзебезгә, үз көчебезгә һәм киләчәгебезгә ышанабыз”, – диде Владимир Путин.


Сайлаулардан соң Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә парламент фракцияләре лидерлары белән очрашу үткәрде. Сөйләшү башында ул парламент белән конструктив эшкә өметләнүен белдерде, гәрчә бәхәсләр котылгысыз булса да. Һәм иң мөһим бурыч – Федераль җыелышка Юлламаны гамәлгә ашыру өстендә эшләү, диде.


“Иң мөһиме – халыкны саклау. Бу – гаиләләргә ярдәм, демография үсешенә, яшьләргә, яшь гаиләләргә, балалы гаиләләргә һәм, әлбәттә, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, бу – яшь буынны тәрбияләү. Һәм боларның барысын да, һичшиксез, икътисадны үстерү нигезендә генә эшләргә мөмкин”, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Тагын бер юнәлеш – Русия төбәкләре һәм муниципалитетлар потенциалын үстерү, аларның үз салым базасын булдыру. “Һәм, әлбәттә, шәһәрләр, авыл территорияләре инфраструктурасын модернизацияләү”, – дип билгеләде Владимир Путин. Президент ассызыклавынча, Русия дәүләтенең оборона куәтен һәм иминлеген ныгыту бүген аеруча мөһим.


Владимир Путин яңа Хөкүмәтне формалаштыруда депутатларның ролен аерым билгеләде. “Сез Хөкүмәт Рәисен генә түгел, аның урынбасарларын һәм министрларны да раслаячаксыз”, – диде ул. Президент Дәүләт думасын бу процесста корпоратив һәм партия мәнфәгатьләре белән түгел, ә эш мәнфәгатьләре белән җитәкчелек итәргә чакырды. “Барыннан да элек кешеләрне аларның шәхси, эшлекле сыйфатлары буенча сайлау һәм раслау, аларның ил алдында торган бурычларны хәл итү сәләте буенча булырга тиеш”, – диде Президент.


Фракцияләр лидерлары илнең киләчәк үсеше буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Беренче булып КПРФ лидеры Геннадий Зюганов сүз алды һәм кирәк-ярак товарлар, бензин, торак-коммуналь хуҗалык тарифларына бәяләрне көйләү кирәклеге турында сөйләде.


“Гадел Русия – хакыйкать өчен” партиясе рәисе Сергей Миронов Владимир Путиннан Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладковны бүләкләү турындагы мәсьәләне карауны сорады, шулай ук Ветераннар эшләре буенча агентлык һәм Демография министрлыгы булдыруны сорады.


“Демография проблемаларына һәм Русиядә “Гаилә елы”н игълан итүгә аерым игътибар белән бәйле рәвештә, әгәр бездә Хөкүмәт составында махсус Демография министрлыгы барлыкка килсә, бу, мөгаен, бик дөрес булыр иде”, – диде ул.


Демография мәсьәләсен ЛДПР җитәкчесе Леонид Слуцкий да күтәрде. Ул, Русия тагын күпбалалы гаиләләр иле булырга тиеш, дип белдерде. Леонид Слуцкий, шулай ук, Президентка махсус хәрби операция зонасында эшләүче хәбәрчеләргә хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын бирергә тәкъдим итте.


Думаның “Яңа кешеләр” фракциясе башлыгы Алексей Нечаев Русиядә демография өчен җаваплы вазыйфа кертергә тәкъдим итте.


Дәүләт думасында “Бердәм Русия” фракциясе лидеры Владимир Васильев Президентка, депутатлар Юлламаны гамәлгә ашыру буенча 80 проект өстендә эшли, дип сөйләде. “Юллама ил халкына тәгаенләнгән. Без барлык тәкъдимнәрне дә эшләдек. 80 закон проекты эшләнә, шуларның 47се икенче укуга әзерләнә”, – дип хәбәр итте ул. Депутат ассызыклавынча, Русия Президенты Юлламасы “Бердәм Русия” партиясе өчен гамәлләр программасы булып тора.


Парламентарийлар чыгышын Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин тәмамлады. Ул белдерүенчә, Владимир Путинның Президент сайлауларында җиңү яулавы илнең барлык гражданнарының җиңүе буларак кабул ителә.


Вячеслав Володин, шулай ук, Хөкүмәт әгъзаларын билгеләү – парламентарийлар өчен сынау, дип белдерде. “Шуңа күрә бу этапны, Русия мәнфәгатьләрен партия мәнфәгатьләреннән өстен куеп, ил өчен җаваплылыкны аңлап, лаеклы үтәрбез, дип өметләнәбез. Партияләр күп, ә Ватаныбыз берәү генә!” – диде Вячеслав Володин.
Владимир Путин, очрашуны тәмамлап, Русия дошманнарының ил халкын куркыту омтылышлары кире нәтиҗәгә китерде, дип белдерде. Аның сүзләренчә, көндәшләр кем белән эш иткәнен аңламый. “Русия белән! Ул – этник һәм дини үзенчәлекләргә карамастан, кешеләрне уртак максатлар берләштергән бөек ил”, – дип белдерде Президент.


Владимир Путин ассызыклавынча, Русия гражданнары Президент сайлауларында актив тавыш бирде һәм үз бурычларын үтәде. “Хәзер безгә үз бурычларыбызны үтәү чираты җитте”, – диде Президент.

Фәнүз ӘФГАЛОВ.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: