Тверь өлкәсенең Торжок шәһәренә эш сәфәрендә Русия Президенты Владимир Путин Бөтенрусия тарих-этнография музее экспозициясен карады. Сәфәр Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган иде, бу һөнәр вәкилләре Президент белән очрашуга чакырылды. Ул ике сәгатькә якын дәвам итте.
Бик күп темалар буенча фикер алыштылар: муниципаль учреждениеләрнең техник торышы, архитектура һәйкәлләрен тергезү проектлары, хезмәт хаклары дәрәҗәсе. Очрашу нәтиҗәләре буенча, Президент: "Мәдәният - корал түгел, ә Русия дәүләтенең нигезе", - дип билгеләде. Владимир Путин шулай ук безнең мәдәниятне гамәлдән чыгарырга тырышучы төрле начар теләкләр турында белдерде.