+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 апрель , 09:55

Икесе дә бер тамырдан

2 апрель – Белоруссия һәм Русия халыклары бердәмлеге көне. 1996 елның 2 апрелендә ике илнең Президентлары Борис Ельцин һәм Александр Лукашенко Мәскәүдә “Русия һәм Белоруссия Берлеген оештыру турында” килешүгә кул куйдылар, ул илләрнең үзара интеграция процессына башлангыч бирде.

Икесе дә бер тамырдан
Икесе дә бер тамырдан

Бер елдан, 1997 елның 2 апре­лендә “Белоруссия һәм Русия Берлеге турында” килешү төзелде. Бу документ ике дәүләтнең үзара бәйләнешләрен ныгытырга булышлык итте.

1997 елның 23 маенда Русия һәм Белоруссия Берлегенең Уставы кабул ителде, ә 1998 елның 25 декабрендә ике ил Президенты “Русия һәм Белоруссиянең арытаба бердәмлеге турында” декларациягә кул куйды. 1999 елның 8 декаб­рендә “Союздаш дәүләт төзү турында” килешү гамәлгә керде.

Узган вакыт эчендә Берлек проекты үзенең кирәклеген күп тапкырлар исбатлады. Җитди килешү-хокукый база формалаштырылды. 250дән артык дәүләтара һәм хөкүмәт-ара килешүләр төзелгән.

Русия һәм Белоруссия Берлек дәүләте кысаларында социаль тәэминат, мәгариф һәм медицина өлкәсендә ике ил гражданнарының тигез хокуклары мәсьәләләре буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. Тышкы сәясәт, сәүдә-икътисади, оборона, хәрби-техник, миграция, парламент­ара, төбәкара, мәдәни-гуманитар һәм башка өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек актив үсеш ала.

Төбәкара хезмәттәшлек Русия-Беларусь мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше булып тора, ул безнең илләр арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә. Белоруссия белән Русиянең 80гә якын субъекты актив хезмәттәшлек итә. Үзара хезмәттәшлек ике дустанә ил икъти­садының тотрыклылыгын тәэмин итәргә ярдәм итә, шулай ук Көнбатыш тарафыннан санкция­ләрнең тискәре тышкы йогынтысына иммунитет булып тора.

2023 елның 26-28 июнендә Башкортстан башкаласында Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X юбилей форумы үтте. Чарада Русия Феде­ра­циясенең һәм Беларусь Рес­публикасының якынча 60 төбәге тәкъдим ителде. Форум кысаларында Русия сенаторлары һәм аларның белорус коллегалары, Русия Федерациясе субъектлары һәм Беларусь Республикасы төбәкләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ике илнең муниципаль власте, шулай ук бизнес, фән һәм мәдәният вә­килләре катнашлыгында тугыз секция узды. Катнашу­чыларның гомум саны 4538 кеше тәшкил итте. Уфага барлыгы меңгә якын Русия һәм Белоруссия делегаты килде.

Форумның мөһим вакыйгасы булып “Русия һәм Беларусь төбәк­ләре диалогының 10 еллыгы: йомгаклар һәм перспективалар” темасына пленар утырыш торды. Фикер алышуны Русиянең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Җые­лышы Советы Рәисе Наталья Кочанова уздырды.

Форумда катнашучыларга һәм кунакларга Русия Президенты Владимир Путин һәм Беларусь Президенты Александр Лукашенконың видео­мөрәҗәгате яңгырады. Русия дәүләте башлыгы төбәкләр арасында хез­мәттәшлекнең елдан-ел ныгуын билгеләде, бу – Русия белән Белоруссия арасындагы чын союздаш мөнәсәбәтләрнең, Союз дәүләте кысаларында интеграцион процес­сларның йөрәге.

“Форум ун елдан артык төбәк башлыкларын, парламентарийларны, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен, эшлекле һәм эксперт даирәләре, ике илнең иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен туплый, ягъни чынлыкта, эштә дустанә һәм яхшы күрше Русия-Белоруссия элемтә­ләрен үстерү белән шөгыльләнә”, – дип белдерде Владимир Путин.

“Русия һәм Беларусь төбәкләре X форумының Евразия йөрәгендә узуы аерым мәгънәгә ия. Уфа – бай тарихы һәм мәдәнияте булган төбәкнең башкаласы”, – дип билге­ләде Беларусь Президенты Александр Лукашенко.

Аның сүзләренә караганда, хезмәттәшлекнең нигезе нык салынган.

Валентина Матвиенко Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка форумга зур әзерлек эшләре башкарган өчен рәхмәт белдерде.

“Бу юлы чара искиткеч, мәдә­ният­ләрнең һәм традиция­ләрнең чын яңарышы булган Уфа шәһәрендә уза. Бүгенге көндә бу безнең форумны уздыруның иң көнчыгыш ноктасы. Монда булганда, һичшиксез, зур Союз дәүләте­нең масштабын да аңлыйсың, аның иксез-чиксез милли, мәдәни күп­төрлелеген һәм, әлбәттә инде, безнең илләрнең һәм төбәк­ләребезнең гаять зур потенциалын күрәсең”, – диде ул. Валентина Матвиенко Башкортстан Хөкүмә­тенә һәм шәхсән төбәк Башлыгы Радий Хәбировка – зур әзерлек эшләре, ә Башкортстан, Уфада яшәүчеләргә кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.

Аның сүзләренчә, Русия һәм Беларусь төбәкләренең юбилей форумы безнең илләр һәм бөтен планета өчен язмышны хәл итүче вакыйгалар фонында уза. “Шушы катлаулы, киеренке шартларда Русия һәм Белоруссия халыклары, һәр­вакыттагыча, без­нең тарихта булган кебек, иңгә-иң куеп тора. Без бергәләп бәйсез үсешкә, мөстәкыйль­леккә, иллә­ребез гражданнары өчен имин киләчәккә үз хокукыбызны яклыйбыз”, – диде ул.

Югары палата спикеры билгеләп үтүенчә, ике дустанә ил сәяси, икътисади, эшлекле һәм гуманитар мөнәсәбәтләрнең уникаль системасын төзи алды, аның аналогы дөньяда юк.

“Һәм мин аеруча безнең союз­ның иҗади характерын ассызыкларга теләр идем: без кемгәдер каршы түгел, ә бары тик илләре­безнең бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына дус. Минемчә, нәкъ менә шушы – Союз дәүләтенең ныклыгы гарантиясе”, – диде ул.

Башкортстан Башлыгы үзенең чыгышында төбәкнең барлык халкы өчен Беларусь белән багланыш­ларның әһәмиятен ассызыклады.

“Башкортстан актив икътисади эшчәнлек алып бара. Әмма Белоруссия белән мөнәсәбәтләр безнең өчен икътисади проект түгел. Бу – тугандаш Белоруссия халкы белән бик тирән дуслык”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

2023 елның 10 октябрендә республика башкаласына Русия Хөкү­мәте Рәисе урынбасары Александр Новак һәм Белоруссия делегациясе килде. Шул ук көнне Уфа районында Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ашлык эшкәртү җиһазлары җитештерү буенча “АМКОДОР-Агыйдел” заводын ачу тантанасында катнаштылар.

Быел 8-10 февральдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкче­легендәге Башкортстанның рәсми һәм эшлекле делегациясе Бело­руссиягә эш сәфәре белән барды. Минскида “Беларусь-Башкортстан” бизнес-форумы узды. Анда башкарма властьның төбәк органнары, иҗти­магый оешмалар, Башкортстан һәм Беларусь бизнес даирәсе вәкил­ләре катнашты. Форум кысаларында пленар утырыш, Башкортстан белән Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем утырышы, ике республика предприятиеләре арасында сөй­ләшүләр, шулай ук “Кунакчыл Башкортстан” гастрономия фестивале узды.

5 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “АиФ” басмасына биргән интервьюсында респуб­ликаның икътисадта хәзерге заман чакырулары шартларында ничек яшәве, санкцион басымны узуы һәм дустанә илләр белән хезмәт­тәшлек итүе турында сөйләде.

Беларусь белән хезмәттәшлек эшкәртү сәнәгатен һәм башка тармакларны үстерү ноктасын булдырырга мөмкинлек биргән. Белоруссия Башкортстанга актив рәвештә инвести­цияләр кертә, уртак пред­приятиеләр төзелә. Хәзер республика ашлык эшкәртү комплекслары ясый, чылбырлы тракторларны Белоруссия предприятиесе белән берлектә җыя, экскаваторлар, бульдозерлар, зур төзелеш техникасы җитештерү буенча завод төзи. Уникаль инструментлар һәм ике республиканы тагын да тыгызрак интеграцияләү өчен ярдәм чаралары булган “Башкортстан-Белорус индустриаль-инвестицион технополисын” төзү планлаштырыла. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Беларусь респуб­ликаның тышкы элемтәләрен үстерү флагманы булып тора.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, дустанә илләр белән хезмәттәшлек икътисадта гына түгел, башка өлкәләрдә дә бара.

Әйтик, “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы кысаларында республикадан пенсионерлар ташламалы шартларда Белоруссиягә бара.

Тагын бер проект – “Морадым тарлавыгы” табигый паркында Беловежье зубрлары популяциясен булдыру. Беренче тугыз баш зубр анда узган елның маенда кайтарылды. “Башкортстан зубрлары” – фәнни проект. Безнең максат – күпмедер вакыттан соң зубрларны Башкортстан табигатенең бер өлешенә әйләндерү”, – дип язды Радий Хәбиров 9 мартта социаль чел­тәрләрдә.

...Русия һәм Белоруссия ха­лыкларының бердәмлеге көнен­дә ике дәүләтнең дә башкаласында тантаналы чаралар үткәрелә. Алар арасында интеграция органнары, закон чыгару һәм башкарма власть, иҗади һәм фәнни интеллигенция, яшьләр вәкилләре катнашкан төрле кон­ференцияләр, ике илдән әйдәүче башкаручылар һәм коллективлар чыгыш ясаган бәйрәм концертлары һәм башка мәдәни чаралар уза.

Президент Владимир Путин бер чыгышында ассызыклавынча, Русия һәм Белоруссия халыкларының бердәмлеге көне туганнарча дус­лыкның өзелмәс бәйләнеш­ләрен, русиялеләрне һәм белорусларны берләштерүче мәдәни, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне гәүдәләндерә. Безнең уртак тырышлыгыбыз аркасында Союз дәүләте Евразия киңлегендә интеграция процесс­ларының локомотивы булып тора.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: