+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 апрель , 16:57

"Безнең өчен бу - хәзер төп бурыч"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциягә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

"Безнең өчен бу - хәзер төп бурыч"
"Безнең өчен бу - хәзер төп бурыч"

- Безнең өчен бу - хәзер төп бурыч. Без республикага, чыннан да, бүген моннан да мөһимрәк бурыч юк дип юнәлеш бирдек. Бу, беренче чиратта, яугирләребезгә ярдәм. Башкортстаннан күп егетләр сугыша, безнең егетләр, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Барлык төбәкләр, без бер-беребездән өйрәнәбез, шуңа күрә без үзебез нинди ярдәм чаралары күрсәтә алуыбызны карадык. Ике ел эчендә без ярдәмгә 7 млрд сумнан артык акча җибәрдек. Болар - барысы да конкрет әйберләр.

Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең барлыгы 39 чарасы гамәлдә. Ярдәм комплекслы күрсәтелә, шул ук вакытта хәрбиләрнең балаларына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, балалар бакчаларына - 4 838, түгәрәкләргә 3 890 бала бушлай йөри. 5-11нче сыйныфларда 5 427 укучы һәм 987 колледж студенты бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, шифаханә-курорт дәвалануын 3,9 мең яугир һәм аларның гаилә әгъзалары, шул исәптән 1,2 мең бала алган. Шәхси торак йортларны газлаштыру сертификатлары белән 470 кеше тәэмин ителгән. 2022 елда транспорт салымы буенча ташламаны 1,4 меңнән артык хәрби хезмәткәр рәсмиләштергән.

Төбәк җитәкчесе сугышчылар өчен ярдәмнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм бу юнәлешне алга таба үстерү планнары турында белдерде.

Фото: кремлин.ру

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: