+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 апрель , 08:10

“Планнар да күп, нәтиҗәләр дә яхшы

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы сайлауларында Радий Хәбировның киләсе срокка тәкъдим ителүен хуплады.   9 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән Кремльдә эшлекле очрашу уздырды. Сөйләшү башында төбәк җитәкчесе республиканың яхшы гына үсеш алуын билгеләп үтте һәм дәүләт башлыгына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

“Планнар да күп, нәтиҗәләр дә яхшы
“Планнар да күп, нәтиҗәләр дә яхшы


“Хөкүмәт линиясе һәм Сезнең йөкләмәләр буенча булган күп кенә программаларда без катнашырга тырышабыз. Беләсезме, мин Башкортстанның аерым бер чорда инвесторлар игътибарыннан читтәрәк калган төбәк булуын һәрвакыт әйтә килдем. Әмма бездә ресурслар: җир дә бар, хезмәт ресурслары да бар, шуңа күрә хәзер безгә кешеләр һәм предприятиеләр актив килә. Аллаһка шөкер, барысы да яхшы”, – диде Радий Хәбиров.


Русия Президенты республикада гамәлгә ашырыла торган инвестпроект­ларны билгеләп үтүне сорады.


Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, бу, беренче чиратта, нефть химиясе. “Башнефть” һәм “Газпром нефтехим Салават” линиясе буенча берничә предприятие бар.


“Зур инвестиция проектлары формалаша, алар эшләнү стадиясендә инде. “Сода” белән 2030 елга кадәр 100 миллиард сум инвестицияләргә кадәр булачак, дип килештек. Барлык преференция чараларын кабул иттек. Бездә социаль-икътисади үсешнең биш территориясе, махсус икътисади зона бар. Владимир Владимирович, без эре предприятиеләргә генә түгел, хәтта кече предприятиеләргә дә мөмкинлек бирәбез. Шулай итеп, безнең өчен республикада инвестор хәзер – төп кеше, чөнки ул акча бирүче, эш урыннары булдыручы һәм тулаем икътисад үсешен тәэмин итүче. Шуңа күрә моңа бик зур игътибар бирәбез”, – диде Радий Хәбиров.


Владимир Путин белән очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операциягә ярдәм чараларына аерым басым ясады.


“Безнең өчен бу – хәзер төп бурыч. Бу – барыннан да элек, безнең сугышчыларга ярдәм. Башкортстаннан бик күп ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Бездә махсус хәрби операция башланганнан бирле ирекле отрядлар оештыру буенча башлангычлар бик күп булды. Хәзер Шәйморатов, Доставалов исемендәге батальоннар хезмәт итә һәм үзләрен уңай яктан күрсәтә. Узган елда Оборона министрлыгы белән уртак эш кысаларында исемле бүлекчә төзергә мөмкинлек бирелде, бу – “Башкортостан” полкы. Башта алар Кременная юнәле­шендә удар тотты, аннары дошман оборонасын өзүдә катнашты. Батырларча сугышучы бүлекчә. Сезнең указ белән, кызганычка каршы, үлгәннән соң, танк батальоны командиры, подполковник Мөгыйновка “Русия Герое” исеме бирелде”, – диде Радий Хәбиров.


Төбәк Башлыгы “Росгвардия”нең ике батальонын формалаштыру турында да сөйләде, алар инде елдан артык Донецк Халык Республикасында хәрби бурыч­ларны үти.
Төбәк җитәкчесе сугышчылар өчен ярдәмнең әһәмиятен билгеләп үтте һәм бу юнәлешне алга таба үстерү планнары турында җиткерде.


“Барлык төбәкләр бер-беребездән өйрәнәбез, шуңа күрә үзебез нинди ярдәм чаралары күрсәтә алуыбызны карадык. Ике ел эчендә без ярдәмгә 7 миллиард сумнан артык акча җибәрдек. Болар – барысы да конкрет эшләр”, – диде Радий Хәбиров.


Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең барлыгы 39 чарасы гамәлдә. Ярдәм комплекслы күрсәтелә, шул ук вакытта хәрбиләрнең балаларына аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, балалар бакчаларына – 4838, түгәрәкләргә 3890 бала бушлай йөри. 5-11нче сыйныфларда 5427 укучы һәм 987 колледж студенты бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән.


Моннан тыш, шифаханә-курорт дәва­ла­нуын 3,9 мең яугир һәм аларның гаилә әгъзалары, шул исәптән 1,2 мең бала алган. Шәхси торак йортларга газ үткәрүгә сертификатлар белән 470 кеше тәэмин ителгән. 2022 елда транспорт салымы буенча ташламаны 1,4 меңнән артык хәрби хезмәткәр рәсмиләштергән.


Республика Башлыгы Владимир Путинга Луганск Халык Республикасында Башкортстан шефлыгы астындагы территориягә күрсәтелгән ярдәм турында да сөйләде.
“Бу – Красный Луч. Шулай килеп чыкты ки, 1943 елның 23 февралендә безнең генерал Шәйморатов шунда һәлак булган һәм әле барлык вакыйгаларга кадәр үк бу безнең өчен якын, туган төбәк иде, шуңа күрә анда объектлар һәм социаль-мәдәни, торак-коммуналь хуҗалык бик күп тергезелә. Әле 2022 елның маенда ук анда асфальт заводын күчердек, һәм ул әлегә кадәр эшли. Хәзер даими рәвештә якташ яугирләр янына барабыз, яңа төбәкләрнең бөтен территориясен диярлек узарга туры килә. Анда юллар төзибез. Бу эшне дәвам итәбез. Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге белән килешүләр кысаларында бу бурычларны башкарабыз. Безнең төзелеш эшләренең күләме зур. Бу эшне алып барачакбыз, аларга ярдәм кирәк”, – диде Радий Хәбиров.


Президент белән очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы икътисад үсеше турында хәбәр итте. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, төбәктә инвестицияләрнең үсеше биш ел эчендә 52 процент тәшкил иткән.


Владимир Путин очрашу вакытында Башкортстанда торак төзелеше үсешен билгеләде.


– Без 2030 елга, Сезнең йөкләмәгез буенча, 4 миллион квадрат метр төзергә тиеш. Әле 3,3 миллионга якынлаштык, шуңа күрә без моңа ирешәчәкбез, – дип белдерде очрашуда Радий Хәбиров.


Шулай ук республикада өлешче­ләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча дәүләт башлыгы йөкләмәсе тулысынча үтәлде. Юридик һәм икътисади чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2017 елдан республикада 14866 кешенең хокуклары тергезелде.


– Владимир Владимирович, өлеш­челәр проблемасын хәл итүдә үзәкнең ярдәме өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бу республикада шундый катлаулы проблема иде, – диде Радий Хәбиров. – Без бу мәсьәләне хәл иттек. Проблемалы 136 объектның яртысын төзеп бетердек, яртысына тиешлечә күләмдә түләүләр ясалды.


Төбәк җитәкчесе, шулай ук, сәламәтлек саклау системасының үсеше турында хәбәр итте. Тармак ярдәме бе­лән төбәктә сабыйлар үлеме, шулай ук йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм башка авырулар саны кими. Ә узган елда республикада уртача гомер озынлыгы беренче тапкыр 73 яшьтән артып китте.


– Бездә күпбалалы гаиләләр саны да артты, – диде Радий Хәбиров. – Димәк, гаиләдә өченче, дүртенче балалар туа. Булган ярдәм чаралары бик нәтиҗәле эшли.


Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Русия Президентына мәктәп, колледж һәм балалар бакчалары биналарын ремонтлау программалары өчен рәхмәт белдерде. Бу белем бирү учреж­де­ниеләренең матди базасын ныгытырга һәм төрле фәннәрне укыту методикаларын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.


Социаль сәясәтнең тагын бер юнәлеше – фәнне һәм югары белемне үстерү. Мәсәлән, Башкортстан югары уку йортларының “Приоритет-2030” федераль программасында актив катнаша.


– 2019 елда Сезнең белән очрашканда, мин нәкъ менә университетлар мәсьәләсендә ярдәм сорадым. Без моны тормышка ашырдык. Бездә “Приоритет” программасында өч югары уку йорты, лабораторияләр, яшьләр һәм мега­лабораторияләр катнаша, – диде Радий Хәбиров. – Барлык рейтингларда да югары белем бирү системасы бик яхшы күренә. Без программаны нәкъ менә студентлар, аспирантлар һәм яшь укытучылар өчен эшләдек, стажировка яисә торак шартларын яхшырту өчен елына 200 миллион сум бүлеп бирәбез: ипотеканың беренче өлешен түләүгә яки торакны арендалауга.


Русия Хөкүмәте һәм ил башлыгы ярдәме белән Уфада шулай ук дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең студентлар кампусын төзү проекты гамәлгә ашырыла. Исегезгә төшерәбез, быел февраль башында Владимир Путин 37 мең квадрат метр мәйданлы яңа объект – IQ-паркның беренче чираты эшенә старт бирде.
Башкортстан Башлыгы Русия Президентына кампусның икенче чиратының булачак рәвешен тәкъдим итте. Ул гомум стилобат белән берләштерелгән җиде мана­раны үз эченә алачак. Икенче чиратның мәйданы – 103 мең квадрат метр.


Башкортстан Башлыгы Русия Президенты белән очрашу ахырында Владимир Путиннан, билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен, республикада эшләүне дәвам итәргә ышаныч күрсәтүен сорады.


“Владимир Владимирович, инде биш елдан артык вакыт узды: 2018 елның октябрендә Сез мине республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп билгеләдегез, ышаныч күрсәттегез. Көз көне минем вәкаләтләрем чоры тәмам­лана. Шул уңайдан, әгәр ышаныч күр- сә­т­сәгез, бу эшне дәвам итәргә теләр идем. Мин булган планнарны һәм респуб­ликаның бу үсеш темпын тәэмин итәргә тырышыр идем. Әмма, һичшиксез, Сезнең карарыгызга һәм ышанычыгызга таяначакмын”, – диде төбәк җитәкчесе.


Русия Президенты Владимир Путин шушы елның сентябрендә узачак Башкортстан Башлыгы сайлауларында Радий Хәбировның икенче срокка тәкъдим ителүен хуплады.
“Радий Фәритович, тулаем алганда, барысы да уңышлы бара, планнар да күп, нәтиҗәләр дә яхшы. Шуңа күрә мин үз ягымнан Сезне хуплар өчен барысын да эшләячәкмен, ә сайлауны, әлбәттә, кешеләр ясаячак. Кешеләр белән эшләр­гә кирәк, бигрәк тә бу чорда, турыдан-туры, күбрәк һәм ешрак очрашырга, тыңларга кирәк, чөнки эш бүлмәсендә утырып кына бөтенесен дә күрмисең һәм ишетмисең. Кешеләр белән якыннанрак эшләргә кирәк. Ә болай барысы да яхшы, шулай булгач, уңышлар телим!” – диде Владимир Путин эшлекле очрашу азагында.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: