+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 апрель , 20:52

Владимир Путин космонавтлар белән очрашты

"Үткәнебез - горурланырлык, киләчәгебез - өметле".

Владимир Путин космонавтлар белән очрашты
Владимир Путин космонавтлар белән очрашты

Әлеге вакытта космоска очу җирдә, шул исәптән хәвефсезлек өлкәсендә дә, мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә. Бу хакта Владимир Путинның Кремльдә Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән берлектә күптән түгел кайткан космонавтлар — русияле Олег Новицкий һәм Белоруссия гражданы Марина Василивская белән очрашуында сүз барды. Әңгәмә 12 апрельдә - Космонавтика көнендә узды.

- Бу көн без Советлар Союзы казанышларын, димәк, безнең уртак казанышларыбызны – элекке Советлар Союзының барлык республикалары билгеләп үтәбез. Без бергә бик күп эшләдек. Хәзер дә без Белоруссия белән бергә бу уртак эшне дәвам итәбез. Һәм беренче белорус космонавтының җиһанга очуы безнең уртак эшчәнлегебезнең тышкы чагылышы гына, әмма ул, әлбәттә, әлеге эшчәнлек белән генә чикләнми, - диде Владимир Путин.

- Сезнең өчен бу - гадәти хәл, ә безнең өчен бу - зур яңалык, чөнки беренче космонавт хатын-кыз космоста булды. Бу очыш өчен мин Сезгә бик рәхмәтле! - диде Александр Лукашенко.

#ВладимирПутин

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: