+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 апрель , 20:20

Президент Путин: "Кешеләрне "үзсүзле" дип әйтергә ярамас..."

Русия Президенты Владимир Путин Русия Хөкүмәте әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде.

Президент Путин: "Кешеләрне "үзсүзле" дип әйтергә ярамас..."
Президент Путин: "Кешеләрне "үзсүзле" дип әйтергә ярамас..."
Ул су басу зонасыннан эвакуацияләүдән баш тарткан кешеләрне «үзсүзле» дип атамаска чакырды һәм, бу көлке түгел, дип өстәде.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор Президентка ташкын белән бәйле хәл турында хәбәр итте һәм су басу зонасыннан барлык кешеләрне диярлек эвакуацияләгәннәрен, «иң үзсүзлеләре» генә калганын белдерде.

"Сез, кешеләрне ташкын зонасыннан чыгарабыз, иң үзсүзлеләре калды, дидегез. Кешеләр турында алай сөйләргә кирәкми, кирәкми», — диде Президент. Моор гафу үтенде.

"Мине тыңлагыз. Бу көлке түгел. Мин аңлыйм, сез арыгансыз, эшлисез, йокламыйсыз һәм кешеләргә чын күңелдән ярдәм итәргә тырышасыз. Ләкин кешеләр нигә китәрә теләми? Үз милке, үз йортлары өчен куркалар. Барысы да ышанычлы сакланачак, дип ышандырырга кирәк», — дип өстәде Путин.

Русия Президенты су басулар барган төбәк башлыкларының киеренке эшләвен күрүен һәм төбәкләрдә инфраструктураны һәм торакны тергезү кирәк булганда эш дәвам итәр дип өметләнүен белдерде.

Фото: "РИА Новости"


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: