+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 апрель , 12:05

Илдә яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин

Бүген «Башинформ» мәгълүмат агентлыгының конференцияләр залында Русия Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, «Гадел Русия – патриотлар – хакыйкать өчен» партиясе рәисе Геннадий Семигин журналистлар белән милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган матбугат конференциясе уздырды.

Илдә яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин
Илдә яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин

Геннадий Семигин Русиядә Милли сәясәт буенча министрлык булдыру кирәклеге турында белдерде.

- Мин 100 процентка түгел, әмма, әйтик, 90 процент ышаныч белән әйтә алам, яңа министрлык (субъект) хөкүмәт эчендә барлыкка киләчәк. Һәм ул, мөгаен, турыдан-туры Русия Президентына буйсыначак. Безнең инициатива - Федераль миграция хезмәтен аерым ведомство буларак оештыру, - дип белдерде спикер.

Спикер сүзләренчә, бүгенге көндә беркем дә Русиядә мигрантларның күпме булуын төгәл әйтә алмый.

- Аларның кайда эшләвен һәм күпме эшләвен төгәл аңлау юк. Илдә ничә мигрант барлыгын беркем дә әйтә алмый - бу шаккатырлык факт. Федераль миграция хезмәте бу мәсьәләләрне ачыкларга, барлык функцияләрне үз өстенә алырга ярдәм итәчәк, — дип йомгаклады Геннадий Семигин.

Аның сүзләренчә, илебезгә кергән һәрбер кунакның биометрик мәгълүматлары алынырга һәм бердәм базага теркәлергә тиеш.

Автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: