Көн тәртибендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, партиянең республика бүлекчәсе эшчәнлеге, республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре каралды.
Радий Хәбиров һәм Геннадий Семигин, шулай ук, төрле дәрәҗәдәге сайлауларда партиянең актив катнашуы турында фикер алыштылар. Әйтик, былтыр җиденче чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлауларга бермандатлы сайлау округлары буенча 36 кандидат һәм партия исемлеге буенча 109 кандидат тәкъдим ителгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Гадел Русия - Патриотлар - Хакыйкать өчен" фракциясенә төбәк парламентына биш депутат сайланды.
Очрашу азагында Башкортстан Башлыгы Геннадий Семигинга актив законнар чыгару һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Салават Юлаев орденын тапшырды.
Фото: glavarb.ru