Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән Үзбәкстанның уртак тарихы, шулай ук бердәм милли тамырлары, традицияләре һәм атларга мәхәббәте бар. Бүген дә Үзбәкстан - Башкортстанның иң ышанычлы һәм мөһим партнерларының берсе.
- Тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча Үзбәкстан 4 процент тирәсе өлеш белән 5нче урында тора. Соңгы елда үзара сәүдә күләме - 13 процентка, ә Башкортстаннан продукциягә ихтыяҗ 17 процентка арткан. Республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга Русия Сәүдә вәкиллеге каршында төзелгән Башкортстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге дә ярдәм итә, - дип белдерде Премьер-министр.
Башкортстанның Европа һәм Азия уртасындагы стратегик урыны төбәкне илнең су, тимер юл, торбаүткәргеч, автомобиль магистральләре өчен мөһим ролен тәэмин итә, дип билгеләп үтте спикер.
Андрей Назаров, шулай ук, дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең лидерлыгын һәм югары уку йортлары студентлар кампусының беренче чираты ачылуын билгеләп, Башкортстанның мәгариф потенциалын тәкъдим итте.
Фото: pravitelstvorb.ru