"ИННОПРОМ. Үзәк Азия" Үзбәкстан башкаласында иртәгә, 22 апрельдә, ачылачак һәм үз эшен 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Масштаблы күргәзмәне үткәрүнең төп максаты - сәнәгать хезмәттәшлеген киңәйтү, сәнәгать үсешенең яңа нокталарын билгеләү, шулай ук уртак производстволар булдыру.
Башкортстан делегациясе составында дәүләт хакимияте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук 66 предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бар.
Төбәк стендында бу көннәрдә төрле активлыклар, шул исәптән республиканың туристлык потенциалы, «Алга» махсус икътисади зонасы презентациясе һәм Уфаның 450 еллыгына багышланган чаралар үткәреләчәк.
Республиканың эшлекле аралашу зонасы Made in Bashkortostan һәм Made in Russia концепциясе астында берләштерелгән. Үз чиратында, Башкортстан вәкилләре Үзбәкстанның төрле компанияләре эшчәнлеге белән танышачак.
Фото: bashinform.ru