+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 апрель 2024, 04:31

Бу - эзлекле сәяси позиция

Президент Владимир Путин Русиянең Украина мәсьәләсен тыныч юл белән хәл итәргә әзер булуын белдерде.

Бу - эзлекле сәяси позицияБу - эзлекле сәяси позиция
Бу - эзлекле сәяси позиция

Бу тынычлык инициативасы түгел. Бу хакта Беренче канал эфирында дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сөйләде.

«Бернинди тынычлык инициативасы да булмады. Русиянең Украина проблемасын тыныч юл белән хәл итәргә әзерлеге турында белдерү факты булды, – диде Кремль вәкиле. - Бу инициатива түгел иде. Бу дәүләт башлыгының билгеле эзлекле позициясен билгеләү иде».

Песков искәрткәнчә, Мәскәү сөйләшүләр мөмкинлеген кире какмауга карамастан, Киев үзе аларны кире кага һәм бу планда әлегә хәрәкәтләр юк. Исегезгә төшерәбез, 2022 елның октябрендә Украина Президенты Владимир Зеленский Путин белән сөйләшүләр алып бару мөмкин түгеллеге турындагы указга кул куйган иде.

Фото: "Кремлин.ру"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас