+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 апрель , 10:49

Әзербайҗанда Башкортстанның АПК потенциалы тәкъдир ителде

Әзербайҗан башкаласы Бакуда Башкортстан аграрийларының рәсми делегациясенең беренче эш көне бай булды. Сәфәр 22-25 апрельдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкчелегендә уза.

Әзербайҗанда Башкортстанның АПК потенциалы тәкъдир ителде
Әзербайҗанда Башкортстанның АПК потенциалы тәкъдир ителде

Кичә Русиянең Әзербайҗандагы Сәүдә вәкиллегендә эш планнары турында фикер алышынды, алга таба Илшат Фазрахманов агросәнәгать юнәлеше буенча «Азерсун» холдингына килде һәм генеральный директор Мөхәммәт Гезал белән сөйләшүләр үткәрде.

- Әзербайҗан коллегалары сөт җитештерүдә Башкортстанның югары потенциалы белән кызыксынды, – диде спикер. - Безнең республикада коры сөт ясау мөмкинлеген карадык.

Шуннан соң делегация Әзербайҗан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына килә. Биредә Әзербайҗан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Эльчин Зәйналов белән эшлекле очрашу үтте. Илшат Фазрахманов Башкортстанның агросәнәгать комплексы потенциалын тәкъдир итте. Төбәкнең инвестицион потенциалы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм чаралары турында сөйләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: