+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 Май , 18:50

Айнур Гомәров - Русия Президенты инаугурациясе турында

Медицина университетының "Медицина киләчәге" идарәсе башлыгы, Республика инженерлык лицей-интернатының химия укытучысы, март аенда узган сайлауларда Башкортстаннан Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Айнур Гомәров Русия Президенты инаугурациясен шәрехләде.

Айнур Гомәров - Русия Президенты инаугурациясе турында
Айнур Гомәров - Русия Президенты инаугурациясе турында

Айнур Гомәров бүген турыдан-туры Зур Кремль сараенда дәүләт башлыгы инаугурациясендә катнашкан 2,5 мең кеше арасында булды. Аның сүзләренә караганда, ул шундый әһәмиятле, истәлекле һәм эпохаль вакыйга белән бик тәэсирләнгән.

"Минем өчен Владимир Путинның Русия Президенты вазыйфасына керешү тантанасында катнашу зур мәртәбә булды", - дип белдерде Айнур Гомәров.

Аның сүзләренчә, Владимир Путин үз чыгышында бик мөһим теманы күтәрде - яшь буынны тәрбияләү Русиянең куәтен ныгытачак, дәүләтчелекне үстерәчәк, аның нигезендә - милләтара татулык, Русиядә яшәүче барлык халыклар традицияләрен саклау. Бу, Айнур Гомәров фикеренчә, Башкортстан кебек күпмилләтле республика өчен бик мөһим, ул халыклар арасында күп гасырлык дуслык, яхшы мөнәсәбәтләр үрнәге булып тора ала.

Җәмгыятьне берләштерү дә бик мөһим, дип ассызыклады Айнур Гомәров “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе белән сөйләшүдә. Һәм бүгенге инаугурация тантанасы, аның сүзләренчә, шушы тирән мәгънәгә ия булган.

Исегезгә төшерәбез, Владимир Путинның ышанычлы вәкилләре исемлегенә илдә барлыгы 346 кеше керде. Хирург, профессор, медицина фәннәре докторы Вил Тимербулатов, Республика инженерлык лицееның химия укытучысы Айнур Гомәров, Иҗтимагый палата рәисе, БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов, шулай ук Башкортстанның халык артисты Рушанна Бабич Башкортстаннан президентлыкка кандидатның ышанычлы вәкилләре булды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: