+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 Май 2024, 12:55

Радий Хәбиров Русия Президенты инаугурациясендә катнашты

7 майда Мәскәүдә Зур Кремль сараенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владимир Путинның Русия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешү тантанасында катнашты.

Радий Хәбиров Русия Президенты инаугурациясендә катнаштыРадий Хәбиров Русия Президенты инаугурациясендә катнашты
Радий Хәбиров Русия Президенты инаугурациясендә катнашты

Инаугурациядән соң Башкортстан Башлыгы журналистлар белән тантанадан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Шулай килеп чыкты, мин инаугурациядә беренче тапкыр гына түгел. Ул һәрвакыт бик тантаналы уза. Биредә үзенчәлекле атмосфера, зур илебез вәкилләре җыелган - җитәкчеләр дә, иҗади кешеләр дә, милләтнең бөтен төсе, - диде Радий Хәбиров. - Хәзер без алга таба карарлар көтәбез. Чөнки Президент, нигездә, безнең илнең үсеш контурларын якындагы алты елга үзенең Юлламасында билгеләде. Финанслар, чаралар планнары белән. 2025 елдан яңа гомумдәүләт проектларының күпчелеген эшләтеп җибәрәчәкләр. Шуңа күрә без балалар бакчаларын, көллиятләрне, университетларны, мәктәпләрне, беренчел медицина звеносы объектларын ремонтлау буенча заявкалар әзерлибез.

Төбәк җитәкчесе Русия Президентының Башкортстанга карата җылы һәм хөрмәт белән каравын аерым билгеләп үтте.

- Бу бик югары кыйммәткә ия һәм республика халкының буыннан-буынга бик тырышып эшләве, һәрвакыт Русиянең таянычы булуы белән бәйле. Бөек Ватан сугышында да, хәзер дә, махсус хәрби операция вакытында да шулай. Үзегез күрәсез, анда безнең ничә егет һәм бүлекчә катнаша, алар хәрби бурычларны нәтиҗәле башкара, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Республика икътисады да тиешле рәвештә үсә. Һәм бу - катлаулы шартларда ил үсеше өчен мөһим фактор. Әлбәттә, без Президентның Башкортстанга мөнәсәбәтен югары бәялибез һәм горурланабыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас