+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 Май 2024, 10:05

Владимир Путин: “Җиңүгә бергәләп ирешәчәкбез!”

Бүген Русия Президенты Владимир Путинның инаугурациясе булды. Тантаналы чара Кремльдә узды. Бу - илнең яңа тарихында Президентның сигезенче инаугурациясе һәм Владимир Путин өчен – бишенчесе. Шулай итеп, бүгенге көннән 2030 елга кадәр дәвам итәчәк яңа Президент срогы хисабы башланды.

Владимир Путин: “Җиңүгә бергәләп ирешәчәкбез!”Владимир Путин: “Җиңүгә бергәләп ирешәчәкбез!”
Владимир Путин: “Җиңүгә бергәләп ирешәчәкбез!”
Инаугурация тантанасында башкарма, закон чыгару, суд власте, Русия Хөкүмәте, Федерация Советы, Дәүләт думасы, Президент Хакимияте вәкилләре, губернаторлар, төп дини конфессияләр җитәкчеләре, Русия Геройлары, Изге апостол Андрей Первозванный һәм “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орденнары кавалерлары, дипломатик вәкиллекләр башлыклары, иҗтимагый оешмалар, эшлекле даирәләр вәкилләре, генералитет, фән, мәдәният, спорт эшлеклеләре, журналистлар катнашты.

Русиядә махсус инаугурация тантанасы 1996 елда, беренче Президент Борис Ельцин югары дәүләт постында икенче тапкыр эшкә керешкәч, оештырылды. Шуннан бирле ритуал зур булмаган үзгәрешләр кичерде, әмма аның төп моментлары саклана.

Дәүләт башлыгы вазыйфасына керешү тәртибен “Русия Федерациясе Президенты сайлаулары турында” Федераль законның 82нче статьясы билгели. Тантана башында инаугурация узачак Зур Кремль сараеның Андреев залына Дәүләт флагы, Президент штандарты, Русия Конституциясе кертелде.

Зур Кремль сараеның тантаналы трибунасына Русия парламентының ике палатасы җитәкчеләре: Дәүләт думасы спикеры Вячеслав Володин һәм Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко күтәрелгәч, Конституцион суд рәисе Валерий Зорькин Владимир Путиннан ант кабул итүен сорады.

Сайланган Президент Владимир Путин Конституциягә кулын куеп ант бирде: “Русия Федерациясе Президенты вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, Русия Федерациясе Конституциясен сакларга, суверенитетны һәм бәйсезлекне, дәүләт иминлеген һәм бөтенлеген якларга, халыкка тугры хезмәт итәргә ант итәм”.

Анттан соң Русия гимны яңгырады, бу вакытта Кремльнең Президент резиденциясе гөмбәзе өстендә дәүләт башлыгы штандарты күтәрелде.

– Президент вазыйфасына керешүнең тантаналы һәм җаваплы бу минутларында илебезнең барлык төбәкләрендәге Русия гражданнарына, Ватан белән бергә булу хокукын алган безнең тарихи җирләрдә яшәүчеләргә, безнең каһарманнарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Ватан өчен көрәшүчеләрнең барысына рәхмәт әйтәсем килә. Тагын бер тапкыр миңа ышаныч һәм ярдәм күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм, – диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы белдергәнчә, бу - бик зур җаваплылык, мәртәбә һәм изге бурыч.

– Нәкъ менә бу минем алдагы елларда эшемнең мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Ышаныгыз, алга таба да Русия халкының мәнфәгатьләре, иминлеге минем өчен барысыннан да өстен булачак. Миллионлаган кешенең берләштерелгән ихтыяры - ул гаять зур көч, безнең уртак, ныклы ышанычыбызны дәлилли. Русиянең язмышын без үзебез һәм бары тик үзебез генә бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен билгеләячәкбез. Сез, Русия гражданнары, ил курсының дөреслеген расладыгыз. Бу нәкъ менә хәзер, без җитди сынаулар белән очрашкач, зур әһәмияткә ия. Монда безнең уртак тарихи максатларыбызны тирәнтен аңлавымны, үз сайлавыбызны, үз кыйммәтләребезне, азатлыгыбызны һәм Русиянең милли мәнфәгатьләрен алга сөрүдә күрәм. Ышанам ки, без бу авырлыклар аша лаеклы үтәчәкбез, тагын да көчлерәк булачакбыз һәм үсеш максатларына ирешүгә юнәлтелгән озайлы сроклы планнар һәм масштаблы проектларны гамәлгә ашырачакбыз”, – диде Владимир Путин.

Русия Президенты билгеләп үткәнчә, гражданнар ышанычын аклау өчен ул барысын да эшләячәк, бөтен көчен салачак.

– Бүген, асылда, без меңьеллык тарихыбыз һәм бабаларыбыз алдында җавап тотабыз. Без алга ышаныч белән карыйбыз, киләчәкне планлаштырабыз, яңа проектларны һәм программаларны билгелибез һәм гамәлгә ашырабыз, алар безнең үсешне тагын да тизрәк, тагын да куәтлерәк итәргә тиеш. Без - бердәм һәм бөек халык, һәм бергәләп барлык киртәләрне җиңәчәкбез, барлык ниятләрне тормышка ашырачакбыз. Бергәләп җиңүгә ирешәчәкбез, - диде Владимир Путин.

Әгәр 2000 елда ул вакытта 47 яшьлек кандидат Владимир Путин өчен русиялеләрнең 52,94 проценты тавыш биргән булса, 2004 елда – 71,31, 2012 елда – 63,6, 2018 елда – 76,7, агымдагы елның март сайлауларында хәзер 71 яшьлек Президент сайлаучылар тавышының рекордлы санын алды – 87,28 процент. Башкортстанда Владимир Путинны 90,96 процент сайлаучы хуплады.

Фото: kremlin.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас