+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 Май , 17:48

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Зөһрә Гордиенко Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры итеп тәгаенләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Гордиенко Зөһрә Мәүлетбай кызы 1976 елның 23 ноябрендә Учалы районының Рәсүл авылында туган. Көнчыгыш икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. Башкортстанның атказанган укытучысы.

Хезмәт эшчәнлеген Учалы ГРОВД каршындагы сак бүлегендә башлый.

1995-2002 елларда - физик культура укытучысы, Межозерный төп гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары.

2002-07 елларда - физик культура укытучысы, Учалы районының 12нче башкорт лицееның тәрбия эше буенча директор урынбасары.

2007 елда Учалы районы һәм Учалы шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мөмкинлекләре чиклу балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү филиалы директоры.

2007-11 елларда - Учалы районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе.

2011 елда - "Горняк" профессиональ футбол клубы" коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы, "Горняк" стадионы директоры.

2011-20 елларда - Учалы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары.

2020-24 елларда - Кыйгы районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы, Кыйгы районы хакимияте башлыгы.

Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: