Радий Хәбиров республиканың үзбәк яшелчәләренә һәм җиләк-җимешләренә ихтыяҗын билгеләп үтте.
- Без Русиянең башка төбәкләренә авыл хуҗалыгы продукциясен җиткерә алырлык транспорт-логистика үзәген төзү проектын хупларга әзер, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фәрход Эрманов икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыруда кызыксыну белдерде. Моннан тыш, яклар сәнәгать кооперациясен үстерү перспективалары, туризм һәм сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Фәрход Урманов Башкортстаннан минераль ашламалар һәм биологик препаратлар китерү мәсьәләләрен карарга тәкъдим итте.
Очрашуның ахырында Башкортстан Башлыгы делегация вәкилләрен «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция Сабантуенда катнашырга чакырды.
Фото: glavarb.ru