+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 Май 2024, 16:45

Радий Хәбиров Дәүләт советы утырышында катнашты

29 майда Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары һәм илнең социаль-икътисади үсеше юнәлешләре буенча Дәүләт советы комиссияләре утырышында катнашты. Аны дәүләт башлыгы Владимир Путин алып барды.

Радий Хәбиров Дәүләт советы утырышында катнаштыРадий Хәбиров Дәүләт советы утырышында катнашты
Радий Хәбиров Дәүләт советы утырышында катнашты

Фикер алышуның төп темасы - 2030 елга кадәрге чорга һәм перспективада 2036 елга кадәр Русия Федерациясе үсешенең милли максатлары турындагы указ нигезләмәләрен гамәлгә ашыру.

- Бу беренче чиратта - без сезнең белән даими рәвештә бу хакта сөйлибез - халыкның саклау, халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм Русия гаиләләренең иминлеген арттыру, һәр кеше үз сәләтләрен һәм талантларын максималь ача, уңышка ирешә алсын өчен яңа мөмкинлекләр тудыру, бу - яшәү өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру, шәһәрләрдә һәм бистәләрдә экологик вәзгыятьне яхшырту, - дип ассызыклады Владимир Путин утырыш башында. - Һәм әлбәттә, милли максатлар арасында - икътисадның тотрыклылыгын күтәрү, тармакларның сыйфатлы яңа динамикасына ирешү, беренче чиратта, заманча кадрлар әзерләү, новаторлык санлы чишелешләрен киң куллану нигезендә Русиянең технологик суверенитетын ныгыту.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу юнәлешләр буенча федераль дәрәҗәдә конкрет ориентирлар һәм бурычлар билгеләнгән. Алар турында, аерым алганда, Юлламада әйтелде.

Утырышта төбәк җитәкчеләрен, Дәүләт советының профильле комиссияләре рәисләрен тыңладылар, алар Русия Хөкүмәтенә гомумдәүләт проектларын эшләп бетерү буенча тәкъдимнәрен белдерделәр.

- Җәй ахырына кадәр гомумдәүләт проектлары төзелгән һәм үзара килештерелгән булырга тиеш, - дип йөкләде Владимир Путин. - Сүз аерым ведомстволарның проектлары турында түгел, ә илнең барлык гражданнары өчен мөһим булган гомум системалы бурычларны хәл итүгә эшләргә тиешле масштаблы, үзара бәйләнгән программалар турында бара.

Исегезгә төшерәбез, илдә гамәлдә булган гомумдәүләт проектлары 2018 елда расланды. Алар өч юнәлешкә кагыла: «Кеше капиталы», «Тормыш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисади үсеш».

Башкортстан аларны тормышка ашыруда актив катнаша. 2023 елда гомумдәүләт проектлары максатларына һәм бурычларына ирешүгә безнең республикада 42 млрд сумнан артык акча юнәлтелде.

Республикада 33 капиталь объект төзелеп беткән. Алар арасында - онкология һәм гематология балалар үзәге, студентлар кампусының беренче чираты, Уфада ишкәкле слалом комплексы, шулай ук Стәрлетамак 1нче гимназиясе.

Гомумдәүләт проектлары буенча медицина учреждениесенә 4 мең берәмлектән артык заманча җиһазлар куелган, 98 модульле ФАП һәм амбулатория урнаштырылган, 185 медицина автомобиле сатып алынган.

Моннан тыш, 17 мәдәният объекты ремонтланган һәм Башкортстанның торак пунктларында 123 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән.

2025 елдан башлап Русиядә яңа гомумдәүләт проектлары старт ала, шулар исәбендә - «Гаилә», «Дәвалау һәм актив тормыш», «Кадрлар», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең санлы трансформациясе», «Яшьләр һәм балалар». Утырышта катнашучылар аларны әзерләү һәм гамәлгә ашыру өлешендә тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас