+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 Июня 2024, 15:55

“Бергәләп эшләячәкбез!”

Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева “Бердәм Русия” форумыннан соң үз фикерен белдерде.  

“Бергәләп эшләячәкбез!”“Бергәләп эшләячәкбез!”
“Бергәләп эшләячәкбез!”

— Радий Хәбировның һәр чыгышын кызыксынып һәм сокланып тыңлыйм. Аның сайлау алды программасында алдан күрә белү сәләте чагыла. Алдагы биш елда яхшы үзгәрешләр булсын өчен барысы да күздә тотып эшләнә — икътисад, медицина, авыл хуҗалыгы, мәдәният, төзелешләр, юллар, төзекләндерү эшләре... “Кичүне чыкканда атны алыштырмыйлар” — аны сайлаячагыбызга мин шикләнмим дә, — дип сөйләде Римма Үтәшева. — Без, “Бердәм Русия”леләр, Радий Фәрит улы белән ул юнәлеш биргән зур программаны бергәләп тормышка ашырачакбыз. Мин табибә, педагог, депутат буларак аның башлангычларын хуплыйм һәм республикабыз халкына яшәү уңайлы булсын өчен эшләячәкмен.

Римма Әмир кызы Радий Хәбировның чыгышында махсус хәрби операция темасының киң яңгыраш алуын ассызыклады.

— Ул үзе дә офицер буларак, бу хәлләрнең барысын да йөрәге аша үткәрә. Республикабызның барлык халкы әле махсус хәрби операциядә булган яугирләребезгә, аларның гаиләләренә һәртөрле ярдәм күрсәтә. Радий Хәбиров аларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүне шәхси контрольдә тота, батыр егетләребез өчен җавапллыкны үз өстенә алды, — диде депутат. — “Бердәм Русия” белән бергәләп власть тыныч тормышка кайтучы яугирләрнең социаль һәм психологик адаптациясе чаралары белән шөгыльләнәчәк.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас