Игорь Баринов дустанә булмаган илләрнең Русиянең күпмилләтле республикаларында деструктив эшчәнлек алып барырга тырышуына игътибарны юнәлтте. Бу уңайдан Игорь Баринов Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан төбәктә милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү чараларын югары бәяләде.
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан милләтара тынычлык һәм татулык, иҗтимагый тотрыклылыкның яхшы үрнәге булган һәм булып кала. Республикада барлык халыклар өчен тигез мөмкинлекләр, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау өчен шартлар тудырылды.
Фото: glavarb.ru