+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 июнь 2024, 07:24

"Экологик офыклар" ниләр сөйли?

6 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXVII Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгында узган «Экологик горизонтлар – 2030: циркулярлыкка инвестицияләр» сессиясендә чыгыш ясады.

"Экологик офыклар" ниләр сөйли?"Экологик офыклар" ниләр сөйли?
"Экологик офыклар" ниләр сөйли?

Радий Хәбиров үзенең чыгышында кешенең уңайлы әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән торак пунктлардан ТКОны даими рәвештә чыгаруга, аны сортлаштыруга һәм утильләштерүгә хокукының мөһимлеген ассызыклады, шулай ук республиканың бу өлкәдә нинди уңышларга ирешүе турында тулырак сөйләде.

- Әле биш ел элек кенә Башкортстанның өчтән бер өлеше, – ә бу 4 миллионнан артык кеше яшәгән зур төбәк – ТКОны даими рәвештә чыгару белән тәэмин ителмәгән. Авылларда чүп-чарны яндыру яки зур чүплекләр туплау гадәти күренеш иде, - дип сөйләде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров «ТКО – Башкортстан» платформасының эше турында сөйләде – Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы һәм Республика белән идарә итү үзәгенең калдыкларны чыгаруны контрольдә тоту өчен гамәлгә ашырыла торган уртак проекты.

- Бу - кызыклы практика. Без һәр контейнер мәйданчыгын санлаштырдык, ә алар 37 меңнән артык; координатларга бәйләдек, аларның кемнәрдән булуын, чыгару графигын, регоператор турында мәгълүматны күрсәттек. Бу республика белән идарә итү үзәгенә калдыклар савытларының тулуын һәм эшнең сыйфатын реаль вакыт режимында контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас