Сәфәрнең төп нәтиҗәләренең берсе ике ил арасында киң колачлы стратегик партнерлык турында килешүгә кул кую булды. Моннан тыш, дәүләт башлыклары «күңелгә ятышлы» сөйләшү алып барырга һәм «яшерен фикерләр» белән алмашырга өлгерде.
Владимир Путинның КХДРга сәфәре соңгы 24 елда беренчесе булды. Соңгы тапкыр Русия Президенты илгә 2000 елда, Төньяк Корея башлыгы хәзерге лидерның әтисе Ким Чен Ир булганда килгән иде.
Ким Чен Ын, үз чиратында, Русиядә күптән түгел генә булды: ул узган елның сентябрендә Көнчыгыш космодромында Владимир Путин белән очрашу үткәрде, Владивосток һәм Амурдагы Комсомольск шәһәрләрендә булды.
Владимир Путин Украинадагы конфликтта КХДРның ярдәме мөһимлеген аерым ассызыклады. Төньяк Корея Русия инициативаларын даими хуплаучы һәм Русия Федерациясе белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итүче берничә илнең берсе булды.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Русия һәм КХДР арасында киң колачлы стратегик партнерлык турында килешү төзелде. Владимир Путин - килешүнең «озакка сузылган перспективага» имзаланганлыгын, ә Ким Чен Ын аны ике ил арасындагы килешүләрнең «иң куәтлесе» дип санавын билгеләп үтте.
Фото: кремлин.ру