+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2024, 12:50

Белорус дусларга зубрлар өчен рәхмәт!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Витебскида Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумында республика Президенты Хакимиятенә зубрлар үрчетү буенча зур экологик проектны тормышка ашыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Белорус дусларга зубрлар өчен рәхмәт!Белорус дусларга зубрлар өчен рәхмәт!
Белорус дусларга зубрлар өчен рәхмәт!
"Хәзер без Башкортстан территориясендә зубрлар популяциясен тергезергә телибез. Без кечкенә көтү алдык — 18 баш, әмма бездә инде яшь көтү - аларның бозаулары барлыкка килде. Әлегә малаймы-кызмы икәнен белмибез. Без аларга кушаматлар уйлап таптык инде", — дип уртаклашты Радий Хәбиров.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас