+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 июнь 2024, 11:12

Владимир Путин Геннадий Зюгановны котлады

КПРФ лидеры 80 яшьлек юбилеен билгели.

Владимир Путин Геннадий Зюгановны котладыВладимир Путин Геннадий Зюгановны котлады
Владимир Путин Геннадий Зюгановны котлады

Бүген Русия Президенты Владимир Путин КПРФның алыштыргысыз лидеры Геннадий Зюганов белән очрашу үткәрә. Геннадий Зюганов күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

"Сезне юбилей белән һәм Герой йолдызы белән котлыйм. Ватанга хезмәт иткән күпьеллык эшегез һәм тышкы контурда, махсус хәрби операция зонасында бүгенге ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Путин.

Президент, Русиянең эчке үсешенә һәм икътисади сәясәткә карашларында кайбер аермалыкларга карамастан, КПРФның тоткан патриотлык позицияләрен билгеләп үтте.

"Сезнең җәмгыятькә йогынтыгыз бик мөһим, шуңа күрә мин Сезгә моның өчен рәхмәт белдерергә һәм тагын бер тапкыр котларга телим", - дип өстәде Путин.

Күптән түгел Президент Зюгановка Русия дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданлык җәмгыятен тергезүдәге зур казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен "Хезмәт Герое" исемен биргән иде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас