Көн тәртибендә - төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру.
Очрашу башында Владимир Караник Башкортстан делегациясенә Белоруссия һәм Русия төбәкләренең XI форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
- Уфада узган форумнан соң активлашкан аралашу безнең хезмәттәшлекне алга таба да үстерергә, тирәнәйтергә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Владимир Караник. - Без Русия белән тугандаш илләр, тугандаш халыклар, рух һәм тарих буенча якын. Бу - киләчәктә дә дуслыкның нигезе. Бүгенге очрашуыбыз икътисадның реаль секторы вәкилләренең тыгыз элемтәгә керүенә яңа этәргеч бирәчәк.
Башкортстан Башлыгы уртак проектларны үстерү өчен перспективалы юнәлешләр турында сөйләде.
- Иң мөһиме, безнең арада булган дуслык һәм хокукый мөнәсәбәтләр каркасы Гродно өлкәсе һәм Башкортстан предприятиеләренең үзара хезмәттәшлегенең бик уңай икътисади структурасын формалаштыра, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бездә Белоруссия предприятиеләре белән гамәлгә ашырган башлангычлар бар һәм сезне Белоруссия-Башкортстан сәнәгать-инновацион кластерын формалаштыруда катнашырга чакырырга телибез.
Актуаль проектлар арасында авыл хуҗалыгы машиналары төзү өлкәсендә кооперация, минераль ашламаларны бергәләп җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен үзара тәэмин итүне киңәйтү. Шулай ук яклар туризм өлкәсендә үзара хезмәттәшлекнең югары потенциалын билгеләп үтте, аерым алганда, «Башкорт-белорус озын гомерлелеге» проектын үстерү, студентлар һәм мәктәп турларын оештыру.
Радий Хәбиров Белоруссиянең Гродно өлкәсе вәкилләрен Уфаның 450 еллыгы хөрмәтенә бәйрәм чараларында катнашырга чакырды.