+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 июль 2024, 15:29

Уфага Каракалпакстаннан кунаклар килде

Әлеге минутларда Үзбәкстаннең Каракалпакстан Республикасы Жокаргы Кенесе (Югары Советы) Рәисе Аманбай Орынбаев эш визиты белән Башкортстанга килеп төште. Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропортында аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Уфага Каракалпакстаннан кунаклар килдеУфага Каракалпакстаннан кунаклар килде
Уфага Каракалпакстаннан кунаклар килде

Исегезгә төшерәбез, бу елның маенда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы Рәисе Фарход Эрманов уртак проектларны гамәлгә ашыру планнары турында фикер алыштылар. Иң мөһимнәре арасында – Башкортстанда транспорт-логистика үзәге төзү.

Сәфәр вакытында Аманбай Орынбаев республика башкаласында «Уфа» индустриаль паркында, берничә сәнәгать предприятиесендә, «ЕврАзия» агропаркында һәм Евразия НОЦның вузара студентлар кампусында булачак.

Моннан тыш, визит кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров белән рәсми очрашу һәм ике республиканың эшлекле даирәләре вәкилләре катнашлыгында эшлекле киңәшмә планлаштырылган.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас