+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 июль 2024, 06:25

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән видеоэлемтә аша киңәшмә уздырды.

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрдеВладимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде
Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде
Төп тема - дәүләт чиге аша үткәрү пунктларын үстерү. Доклад белән Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виталий Савельев һәм Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Валерий Пикалёв чыгыш ясадылар. Виталий Савельев чик буе инфраструктурасының үткәрү сәләтен арттыру, теркәү һәм тикшерүдә алдынгы технологияләрне гамәлгә кертеп, үткәрү пунктларын унификацияләнгән проектлау һәм модернизацияләү турында җентекләп сөйләде.

Киңәшмәдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков Президентка төбәкләрдәге урман янгыннары белән бәйле вәзгыять һәм язгы ташкынның нәтиҗәләрен бетерү турында хәбәр итте. Язгы ташкыннан зыян күргән 420 меңнән артык кеше матди ярдәм алган, түләүләрнең гомум күләме - 11 миллиард сум. Уртача алганда, язгы ташкыннан зыян күрүчеләргә түләүләр күләме бер ярым тапкыр арткан.

Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин су баскан территорияләрдә торак төзелеше һәм тергезү барышы турында сөйләде.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас