Анатолий Аксаков сайланган фикер алышу темасының актуальлеген билгеләп үтте.
- Бер яктан, безгә халыкка инвестицияләр кертергә, үз акчаларын инвестицияләү хисабына акча эшләргә, киләчәккә акча җыярга мөмкинлек бирергә кирәк. Икенче яктан, дәүләткә масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен «озын акча» кирәк. Ә аларны халык төрле озак вакытлы финанс инструментларына тупланмаларны инвестицияләп бирә ала, - диде Анатолий Аксаков.
Радий Хәбиров Анатолий Аксаковка республика башлангычларын хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.
- Республика актив үсеш ала, эшлекле мохит яхшыра, финанс продуктлары һәм мөмкинлекләр арта бара. Ислам банкингы инструментлары барлыкка килә Башкортстан бу юнәлештә Русиянең дүрт пилот төбәгенең берсе булды, диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, төп бурыч – халыкны һәм инвесторларны җинаятьчел гамәлләрдән саклау. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, шул ук вакытта республика халкының финанс культурасы үсә бара. Мәсәлән, сораштырулар күрсәткәнчә, узган елда халыкның 68 проценты финанс грамоталылыгының уртача яки югары дәрәҗәсен билгеләгән.
Фото: glavarb.ru