+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 июль 2024, 16:59

Уфага Русия Хисап палатасы рәисе килде

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БРИКС кысаларындагы аудитның югары органнары башлыкларының дүртенче очрашуында катнашу өчен республика башкаласына килгән Русия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Борис Ковальчук белән очрашты.

Уфага Русия Хисап палатасы рәисе килдеУфага Русия Хисап палатасы рәисе килде
Уфага Русия Хисап палатасы рәисе килде

Очрашуда Башкортстан Башлыгы Республиканың Русия Хисап палатасы белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

– Без Палата белән төрле мәсьәләләр буенча тыгыз эшлибез, сезнең тәкъдимнәргә игътибарлы карыйбыз, хисапларны һәм аналитиканы исәпкә алабыз, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе шулай ук Башкортстан башкаласында БРИКС кысаларында уза торган аудитның югары органнары башлыклары очрашуының зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Эшлекле чарада Русия, Бразилия, Һиндстан, КХР, Көньяк Африка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Эфиопия, Беларусь аудит органнары җитәкчеләре катнаша. Дискуссиянең темасы - «Тотрыклы үсеш аудиты».

– 2015 елда нәкъ менә монда – илебезнең иң алга киткән төбәкләренең берсенең башкаласында – БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитлары узды. Очрашулар бу ике оешманың гына түгел, Уфаның үзен дә үстерүгә җитди этәргеч бирде. Эре сәнәгать һәм мәгариф үзәге статусы белән беррәттән, ул әһәмиятле халыкара мәдәни чаралар уздыру урынына әверелде. Бу ел үзенчәлекле – Уфаның 450 еллыгы. Ышанам ки, мондый энергетика БРИКС аудитының югары органнары башлыкларының уңышлы эшенә ярдәм итәчәк, – диде Борис Ковальчук.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас