+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 август 2024, 06:05

Баймакта гражданнарны кабул итү узачак

7 августта Баймак районында Башкортстан Башлыгы кушуы буенча гражданнарны күчмә кабул итү оештырыла.

Баймакта гражданнарны кабул итү узачакБаймакта гражданнарны кабул итү узачак
Баймакта гражданнарны кабул итү узачак
Очрашуда Башкортстан прокуратурасы, Русия Социаль фонды, медицина-социаль экспертиза, "Ватанны саклаучылар" махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм фонды, Юристлар ассоциациясе вәкилләре катнашачак.

Шулай ук гражданнар Башкортстан Республикасының профильле министрлыклары вәкилләренә мөрәҗәгать итә алачак, атап әйткәндә:
- Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы
- Сәламәтлек саклау министрлыгы
- Мәгариф һәм фән министрлыгы
- Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
- Төзелеш һәм архитектура министрлыгы
- Транспорт министрлыгы
- Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы
- Урман хуҗалыгы министрлыгы
- Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Үзегез белән паспорт һәм, мөмкин булса, кәгазьдә язма мөрәҗәгать алырга онытмагыз.

Кабул итүгә эш көннәрендә 09:00дән 17:00гә кадәр (төшке аш вакыты 12:30 дан 14:00 гә кадәр) 3-10-07, 3-11-66, 3-14-47 телефоннары аша язылырга мөмкин.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас