Көн тәртибендә - фәнни-технологик үсеш мәсьәләләре һәм Русиянең технологик суверенитетын формалаштыруда округ төбәкләренең роле. Игорь Комаров үз чыгышында ассызыклаганча, илнең иминлеге һәм үсеше ышанычлы фәнни нигез һәм алга киткән технологияләр белән тәэмин ителә. Ул Башкортстанны илебезнең фәнни-технологик үсешендә лидерлар рәтендә дип атады. Исегезгә төшерәбез, 2022 ел нәтиҗәләре буенча төбәк фәнни-технологик үсешнең милли рейтингында алдынгы урын алды.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, бизнес, вузлар һәм фәнни оешмалар белән координацияләүдә төбәк командаларының уртак тырышлыгы мөһим роль уйный.
Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков ассызыклаганча, фәнни-технологик үсеш буенча бурычларны хәл итү кысаларында кадрлар әзерләү системасы камилләштерелә. Әйтик, «Фән һәм университетлар» гомумдәүләт проекты кысаларында 2020 елдан Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем алу мөмкинлеге проблемасын эзлекле рәвештә хәл итте, һәм, беренче чиратта - төбәкләрдә.
Фото: glavarb.ru