Республика Башлыгы авыл хуҗалыгы министрына һәм ведомство коллективына нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
- Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек республика өчен бик мөһим. Башкортстан, гадәттәгечә, агросәнәгать төбәге булып тора, безнең авыларда 1,5 миллион кеше яши. Һәм, һичшиксез, безнең идарә итү командасы тармакка һәрьяклап ярдәм итүне максат итеп куя, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук авыл территорияләрен үстерүнең югары темпларын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү заводларын модернизацияләүне билгеләп үтте.
Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут республиканың агросәнәгать комплексы үсешен югары бәяләде.
- Башкортстан - илнең төп авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе. Сез эшкәртү секторын актив үстерәсез, аерым алганда, шикәр чөгендере һәм майлы культуралар буенча. Экспортлана торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләме һәм ассортименты яхшы темплар белән үсә, – диде Оксана Лут.
Очрашуның ахырында республика Башлыгы Радий Хәбиров Оксана Лутны республика башкаласында август ахыры-сентябрь башында Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга чакырды. Шул ук вакытта Уфада ел саен үткәрелә торган «Сөт иле» фестивале планлаштырыла, аның кысаларында Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы катнашлыгында терлекчелек буенча зур киңәшмә уздыру планлаштырыла.
Фото: glavarb.ru