+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 август 2024, 17:04

"Башкортстан бердәм тавыш бирү көненә әзер"

Бүген, 9 августта, Республика йортында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең иҗтимагый-сәяси үсеше буенча киңәшмә үткәрделәр. Көн тәртибендә - сайлау комиссияләренең һәм хокук саклау органнарының бердәм тавыш бирү көненә әзерлеге.

"Башкортстан бердәм тавыш бирү көненә әзер""Башкортстан бердәм тавыш бирү көненә әзер"
"Башкортстан бердәм тавыш бирү көненә әзер"
Башкортстан Башлыгын сайлаулар беренче тапкыр өч көн эчендә – 6, 7 һәм 8 сентябрьдә узачак. Барлыгы төбәктә берьюлы 218 кампания узачак, шуларның 216сы – шәһәр, район һәм авыл советларына депутатлар сайлау буенча.

Игорь Комаров искәрткәнчә, тавыш бирү барышы үтә күренмәле һәм сайлаучыларга аңлаешлы процедураларга, закон нормаларын төгәл үтәүгә һәм гражданнарның ирекле ихтыяр белдерү принцибына нигезләнергә тиеш. Республикада 3 миллионга якын сайлаучы, 3 меңнән артык участок эшләячәк.

- Сайлау кампаниясе уңышлы узсын өчен кешеләргә мөмкин кадәр киңрәк мәгълүмат бирергә кирәк. Алда торган сайлаулар - мөһим вакыйга, ул республиканың якындагы елларга үсешен билгеләячәк, - дип билгеләде Игорь Комаров.

Тулы вәкаләтле вәкил тулаем алганда төбәктәге иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне тотрыклы дип бәяләде - Башкортстан халкы дәүләт башлыгы Владимир Путинга ышана һәм аны киң хуплый, уңай үзгәрешләр күрә. Киләчәктә тынычлыкны саклау өчен нәтиҗәле миграция сәясәте мөһим.

– Чит ил гражданнарын төбәктә яшәү, уку һәм эшләү шартларына дөрес социаль һәм мәдәни адаптацияләүне тәэмин итәргә, муниципаль программалар эшләргә кирәк, шул исәптән коммерциячел булмаган оешмалар ярдәмендә дә, - диде Игорь Комаров.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле халык белән диалогны үстерүгә аерым игътибар бирде һәм ил җитәкчесе Владимир Путинның позициясен искә төшерде.

- Санлаштыру үзеннән-үзе бернинди шәхси элемтәләрне һәм кешеләр белән очрашуларны алмаштырмаячак. Даими аралашу - халык белән урындагы хакимият арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны арттыруның мөһим факторы, - дип ассызыклады Игорь Комаров. - Тулаем алганда, төбәктә һәм бигрәк тә урыннарда эшне кешеләрнең хакимият кабул иткән процессларга һәм карарларга катнашы булырлык итеп эшләргә кирәк. Нәтиҗәле грамоталы процесслар, шул исәптән муниципалитетларда яшәүчеләрнең инициативаларына нигезләнеп төзелергә тиеш. Шуңа күрә иҗтимагый оешмаларга, кешеләрнең фикеренә күбрәк игътибар итәргә, алар белән диалогта булырга кирәк.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча журналистлар белән әңгәмәдә Игорь Комаров республиканың социаль-икътисадый өлкәдәге казанышларын билгеләп үтте. Бу хакта күп кенә күрсәткечләр сөйли, шул исәптән инвестицияләр үсеше темплары, яңа инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, сәнәгать предприятиеләрен ачу, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең өзлексез эшләве. Республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына зур игътибар бирелә.

– Монда Башкортстан Идел буе федераль округының башка төбәкләре өчен үрнәк була ала, - диде Игорь Комаров.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстанда сайлауларга әзерлек гадәттәгечә югары дәрәҗәдә бара.

– Республиканың гамәлдәге башлыгы буларак, минем алда торган бурычларның берсе - сайлау участокларында халык тыныч, уңайлы, имин тавыш бирә алсын өчен шартлар тудыру. Бу зур эш – 3 000нән артык участок комиссиясен техник яктан әзерләргә кирәк. Федераль, республика дәүләт хакимияте органнары, муниципалитетлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлексез сайлаулар үткәрү кыен, - диде төбәк җитәкчесе. - Барлык сайлау участоклары да әзер диярлек. Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк, ягъни кешеләр үзләре өчен уңайлы вакытка килә алачак. Башкортстанда сайлаулар белән кызыксыну шактый зур. Һәм без ышанабыз, сайлаулар лаеклы, тыныч, гадел, конкурент шартларда узачак.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас