Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов хәрбиләр һәм зыян күрүчеләр өчен максатлы ярдәм җыю дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, хакимиятләр, шулай ук битараф булмаган гражданнар тарафыннан оештырылган, дип сөйләде.
Йөк составына 32 автомобиль, агач материаллары, 6 мобиль мунча, рация, интернет-роутерлар, генераторлар, маскировка челтәрләре, «Рабица» челтәре, куб-савытлар, автомобильләр өчен запас частьләр, янгын сүндергечләр, рюкзаклар, кием-салым, шәхси гигиена чаралары, шешәләргә тутырылган су, азык-төлек, медицина җиһазлары һәм медикаментлар, посылкалар керә.
- Мин Башкортстанда яшәүчеләрнең барысына да мөрәҗәгать итеп, мондый берләшү өчен рәхмәт белдерәсем килә. 130нчы гуманитар конвой - ул, әлбәттә, бүген алгы сызыкта булган егетләребезгә ярдәмгә бик җитди өлеш кертү. Һәм җиде автомобиль бүген Курскига китә. Анда шулай ук бик катлаулы һәм киеренке вәзгыять, шуңа күрә минем шәхсән Радий Фәрит улына рәхмәт белдерәсем килә. Бүген бик күп санда «Бердәм Русия» һәм «Яшь гвардия» вәкилләре Курскида эшли. Һәм, әлбәттә, без аннан кирәкле кире элемтә алабыз. Бүген Башкортстаннан китә торган автомобильләр дә ихтыяҗларга җавап бирә. Ә бүген анда азык-төлек продуктлары, урын-җир әйберләре, мендәрләр, җәймәләр, эчәргә яраклы су, гигиена чаралары кирәк. Нәкъ менә бүген шуларны Башкортстан Курскига җибәрә. Мин беләм, Курск балаларының беренче төркеме дә килде. Башкортстан, һәрвакыттагыча, аларны җылы кабул итте һәм урнаштырды. Шуңа күрә мин тагын бер кат барлык халыкка илебез өчен катлаулы вакытта берләшү һәм ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә, – диде Владимир Якушев.
Радий Хәбиров, үз чиратында, республиканың һәрвакыт Курск белән элемтәдә булуын билгеләп үтте.
Фото: bashinform.ru