+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 август 2024, 16:36

"Сезне үрнәк итеп куярга мөмкин"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Кирилл Михальченко белән очрашты.

"Сезне үрнәк итеп куярга мөмкин""Сезне үрнәк итеп куярга мөмкин"
"Сезне үрнәк итеп куярга мөмкин"

Андрей Назаров "Ространснадзор"ның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе эшенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул соңгы биш елда Башкортстанда киң колачлы транспорт реформасы уздырылуы, транспорт хезмәтләренең сыйфаты үсүе турында сөйләде.

– Агымдагы елда "Ространснадзор"ның урындагы бүлекчәсенә транспорт чаралары параметрларын үлчәү нәтиҗәләреннән 2 меңләп акт җибәрелде, 1806 карар чыгарылды. Машина йөртү культурасын арттыру белән беррәттән, мондый практика транспорт инфраструктурасын үстерү өчен бюджетка өстәмә акчалар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Һәм безнең уртак эшебезнең иң мөһим аспекты-юлларда аварияләр һәм үлем очракларын киметү. Быел без юл-транспорт һәлакәтен узган елга караганда 22 процентка кимрәк теркибез. Һәм 535 кешегә азрак зыян күргән, - дип хәбәр итте Андрей Назаров.

Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы урынбасары искәрткәнчә, ведомство төбәк хакимиятләре белән берлектә легаль булмаган ташучылар белән уңышлы көрәшә, куркыныч йөкләрне ышанычлы транспортировкалауны һәм нәтиҗәле габаритлы контрольне тәэмин итә. Кирилл Михальченко бу үзара бәйләнешне конструктив дип бәяләде.

- Русия Транспорт министрлыгы һәм "Ространснадзор" исеменнән республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Башкортстан җитәкчелеге транспорт комплексын үстерүгә зур игътибар бирә. Сез бик зур адымнар ясадыгыз, һәм башка төбәкләрдә әле башланып кына килгәннәрнең күбесен гамәлгә ашырдыгыз. Сездә чыннан да тәртип, сезне үрнәк итеп куярга була, - дип ассызыклады Кирилл Михальченко.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас