- Форум эшендә 30дан артык илдән якынча 110 делегат катнашыр дип көтелә. Чара кысаларында катнашучыларның Русия Чит ил эшләр министрлыгы, Башкортстан Республикасы җитәкчелеге, күренекле сәяси эшлеклеләр, икътисади экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, БРИКС олимпиадалары һәм уеннары җиңүчеләре белән очрашулар, шулай ук Русиянең бу уникаль төбәгенең тарихы, мәдәнияте белән танышулар планлаштырылган. Һәм форумның соңгы көнендә Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенең яңа әгъзаларын кабул итү тантанасы узачак, - дип шәрехләде Мария Захарова.
Мария Захарова сүзләренчә, форум БРИКС берләшмәсендә Русия рәислегенең чаралар планы нигезендә узачак һәм глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләре арасында яшьләр хезмәттәшлеген, дуслыкны һәм ышанычны ныгытуга юнәлтелгән.
- Катлаулы тышкы сәяси вәзгыять шартларында Башкортстан дустанә дәүләтләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүне дәвам итә. Алар арасында – БРИКС илләре дә бар, алар белән без кооперацияне ныгытабыз, аларның республикабызның сыйфатлы продукциясе белән кызыксынуын күрәбез. Агымдагы елның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча төбәкнең БРИКС дәүләтләре белән тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт өлеше 57 процент тәшкил итте, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.