+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 август 2024, 15:49

Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде

Бүген Уфага рәсми визит белән Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде. Шәһәр аэропортында аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килдеУфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде
Уфага Беларусь Премьер-министры Роман Головченко килде

Төбәк башкаласында Беларусь Премьер-министры Уфаның 450 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашачак.

Визит кысаларында, шулай ук, республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашу һәм Көрәш сараен ачу тантанасында катнашу планлаштырылган.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас