+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
30 август 2024, 15:38

Үзбәкстаннан да кунаклар килде

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен килгән Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәт Абдуразаков белән очрашты. Яклар киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләре – сәүдә-икътисади багланышларны киңәйтү һәм кооперация элемтәләрен үстерү турында фикер алышты.

Үзбәкстаннан да кунаклар килдеҮзбәкстаннан да кунаклар килде
Үзбәкстаннан да кунаклар килде

Очрашу башында республика Башлыгы Наманган өлкәсе делегациясенә Уфага визитлары өчен рәхмәт белдерде.

- Шәһәрнең 450 еллыгына багышланган юбилей чараларына килүегез өчен рәхмәт! Безнең өчен бу - зур мәртәбә, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, соңгы елларда Башкортстан белән Наманган өлкәсе арасында товар әйләнеше тотрыклы үсә. Шул ук вакытта мондый тенденцияне саклап калу өчен берничә перспектив проект бар. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, бу ниятләр Башкортстан белән Наманган өлкәсе арасында хезмәттәшлек турындагы килешү проектында чагылачак. Яклар бу документны әзерләүгә кереште дә инде.

Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакиме Шәүкәт Абдуразаков Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев исеменнән Башкортстан халкын төбәк башкаласының 450 еллыгы белән котлады. Ул, шулай ук, республика белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

- Безнең хезмәттәшлек дустанә һәм конструктив мохиттә үсә. Төбәкара сәүдә-икътисади, инвестицион һәм социаль-мәдәни элемтәләр сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрелә, - диде ул.

Очрашу кысаларында катнашучылар агросәнәгать комплексында һәм сәүдә тармагында уртак проектларны гамәлгә кертү буенча элек ирешелгән килешүләрне тормышка ашыру барышы, туристлык һәм мәдәни алмашу мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас