Сайлау участоклары Уфа вакыты буенча 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Башкортстан республика Башлыгын сайлый, парламентка өстәмә сайлаулар узачак, ә күп шәһәр һәм районнарда урындагы Советлар депутатларын сайлаячаклар.
Өлкән яшьтәге кешеләр яисә инвалидлар өйдә тавыш бирә ала. Үзегезнең сайлау комиссиясенә якшәмбе 14.00 сәгатькә кадәр шалтыратыгыз һәм сезгә тавыш бирү әрҗәсе китерәчәкләр.
"Алга Патриот" иҗтимагый оешмасы "Рәхмәт-2024" акциясен үткәрә - тавыш бирүчеләр арасында өч фатир, машиналар һәм йөзләгән башка кыйммәтле призлар уйнатылачак.