+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 сентябрь 2024, 15:05

Сайлауның беренче көне тәмам

Сәгать 8дә республикада 3302 сайлау участогы ябылды. Башкортстанда республика Башлыгы, шулай ук район һәм шәһәр Советлары депутатларын сайлаулар өч көн: 6, 7, 8 сентябрьдә уза. Шулай итеп, сайлау участоклары иртәгә сәгать 8дә янә ачылачак.

Сайлауның беренче көне тәмамСайлауның беренче көне тәмам
Сайлауның беренче көне тәмам

Төбәктә барлыгы 218 сайлау кампаниясе уза: бу – Башкортстан Башлыгын сайлаулар, республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча 216 кампания.

Тавыш бирүне Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе, 69 территориаль сайлау комиссиясе һәм 3 302 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Бер комиссия өстәмә рәвештә Мәскәүдә эшли. Сайлауларны 28 мең сайлау комиссиясе әгъзасы үткәрә. Алар арасында – төрле сәяси партияләр, урындагы үзидарә органнары, сайлаучылар вәкилләре.

Республика Башлыгын сайлауларда барлык парламент партияләреннән биш кандидат катнаша. Өстәмә сайлауларда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты мандаты өчен көрәшне өч кандидат алып бара. Муниципаль дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә 4 435 кандидат катнаша. Барлыгы төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 10 сәяси партиядән кандидатлар теркәлгән.

Тавыш бирү барышын яктырту өчен киңкүләм мәгълүмат чараларының 115 редакциясеннән 457 вәкил аккредитация узган.

Сайлау бюллетеньнәре саны – 2990000 данә, шул исәптән КОИБ ярдәмендә тавыш бирү өчен – 497800 данә яисә гомум санның 16,6 проценты. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан бирелгән гаризалар буенча тиражның бер өлеше башкорт (365900 данә) һәм татар телләрендә (153850 данә) әзерләгән.

Муниципалитетлар хакимиятләре биналар милекчеләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә тавыш бирү биналарының техник тәэминатын һәм иминлеген тикшергән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас